МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Әхлак дәресе 04.10.2016

28 нче сентябрь көнне мәктәбебездә әхлак дәресләрен укыту буенча укытучыларның район семинары булып узды.5 нче классларда әхлак укытучысы Мифтахова Гөлнур Ильяс кызы тарафыннан “Яхшылык –үзе дога”дип исемләнгән ачык дәрес күрсәтелде.Әлеге чарада республика, район кунаклары катнашып тәҗрибә туплап, фикер алышып киттеләр.
-
Агач утырту операциясе 04.10.2016

1 нче октябрь көнне 7,9,10 нчы сыйныф укучылары Сабантуй җирендә агачлар утырттылар.Укучыларыбызның бу изге эшләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез
-
Иртәнге линейка 04.10.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 8нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” - 11 нчы сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-5 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 10 нчы сыйныф билгеләнде, “Спорт сөюче класс”-11 нче сыйныф булды.
-
Спартакиада 03.10.2016

29 нче сентябрь көнне Балтач спорткомплексында укытучылар спартакиадасы булып узды. Безнең мәктәп укытучылары бу ярышта алдынгы урыннарны алдылар. Эстафетада Корбангалиева Миляуша,Базагутинова Динә, Зарипов Алмаз, Миннемуллин Айгиз – I урын, бадминтон ярышында Акбиров Рим- I урын,ераклыкка сикерү буенча Яббарова Альфира- I урын, мылтыктан ату буенча Миннемуллин Айгиз- II урыннарны алдылар. Барлык катнашкан укытучыларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
Иртәнге линейка 02.10.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 9 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” - 10 нчы сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-6 нчы сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 11 нчы сыйныф билгеләнде, “Спорт сөюче класс”-11 нче сыйныф , “Иң шәфкатьле класс”-8 нче сыйныф булды.
-
Милләтләр кроссы 01.10.2016

24 нче сентябрь көнне укытучылар һәм укучылар “Миләттләр кроссы-2016” ярышында катнашып ел буена җитәрлек энергия һәм яхшы кәеф туплап кайттылар
-
Бәйрәмегез котлы булсын! 01.10.2016

29 нчы сентябрь көнне 5 нче сыйныф укучылары “Ромашка” ясле-бакчасында эшләүче тәрбиячеләрне һәм барлык хезмәткәрләрне бәйрәмнәре белән котлап кайттылар
-
1 нче октябрь-Өлкәннәр көне 01.10.2016

Хөрмәтле өлкәннәр !
Сезне 1 октябрь- Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тынычлыкта яшәсәгез иде.
Картаймыйча шулай кояш кебек,
Балкып торыгыз сез иртә- кич
Яхшылыкны җирдә ятмый диләр,
Онытмабыз сезне һич тә без.
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы. -
“Изгелек кыл” акциясе 30.09.2016

“Изгелек кыл!” девизы белән эшләнгән эшләр мәктәбебездә бүген дә дәвам итә. 11-класс укучылары “Хәйрия” кибете игъланын укып, бу җәйдә фаҗигага дучар булган гаиләләргә ярдәм акциясенә кушылып, кием-салымнар җыйды.
-
Полиция хезмәткәрләре белән очрашу. 29.09.2016

22 нче сентябрь көнне укучыларыбыз балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар Назипова Ләйсән Газинур кызы һәм Накипова Раушания Ленар кызы белән очрашып җәмәгать урыннарында үз-үзенне тоту,начар гадәтләргә ияреп китмәү, юлда йөргәндә сак булу турында файдалы мәгълүматлар алдылар.










