МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Белем көне уңаеннан котлавы 01.09.2016

Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!
Сезне чын күңелдән Белем бәйрәме белән котлыйм һәм Яңа уку елына иң изге теләкләрне юллыйм!
Әйтергә кирәк, узган уку елы Татарстан Республикасы мәгариф системасы өчен уңышлы булды. Татарстан чыгарылыш сыйныф укучыларының алдагы ел белән чагыштырганда, БДИ нәтиҗәләре һәм югары балл җыючыларның саны артты.
Россия олимпиада хәрәкәтендә безнең республика Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кала өченче позицияне били, өстәвенә, җиңүчеләр һәм призерлар саны сизелерлек артты, 2016 елда аларның саны 141 кешегә җитте... -
Котлыйбыз! 31.08.2016

Яшь укытучыларыбыз Зарипов Алмаз Мәүлет улы һәм Миннемуллин Айгиз Рафил улы “Яшь укытучы”грантына лаек булдылар. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз, эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Рөстәм Миңнеханов Республика көне белән котлады 30.08.2016

30 август көнне Татарстанда зур бәйрәм – Республика көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать белән чыкты.
“Кадерле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика Көне белән тәбрик итәм.
Татарстан инде егерме елдан артык социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Республиканың яңа Конституциясен кабул итү, федераль үзәк белән вәкаләтләр бүлешү турында ике шартнамә төзелү, социаль-икътисади үсешнең күп кенә киң колачлы программаларын уңышлы гамәлгә ашыру – бу чорның мөһим вакыйгалары... -
Педагогик киңәшмә 29.08.2016

29 нчы август көнне укытучыларның педагогик киңәшмәсе булып узды. Педсоветта яңа уку елына куелган планнар, алда торган бурычлар турында сөйләшүләр булды.
-
Яшел педсовет 27.08.2016

26 август көнне район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды. Район мәдәният үзәгендә пленнар өлеше тәмамланганнан соң “Сабантуй” ял паркында бәйрәмнең икенче өлеше “Яшел педсовет” дәвам итте. Укытучыларыбыз төрле спорт ярышларында катнашып күнелле ял иттеләр.
-
Бүген Балтачта мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе уза. 26.08.2016

Бүген мәдәният үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелә. Аның эшендә Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри мәгариф идарәсе җитәкчесе Илдар Мәхмүт улы Яруллин катнаша.
Быелгы киңәшмә “Балтач муниципаль районының мәгариф системасы: үсеш нокталары һәм юллары” дигән темага багышланып, төп доклад белән район мәгариф идәрәсе җитәкчесе Алия Зәкиева чыгыш ясады.
Аннан соң Бөрбаш балалар бакчасы мөдире Рузалия Шәрифуллина - «Мәктәпкәчә белем бирүнең нәтиҗәле муниципаль моделен формалаштыру: тәҗрибә һәм перспективалар», Норма мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлүзә Нәсыйхова - «Төп компетенцияләрне формалаштыру аша укытучыларны үсешкә этәрү», Чепья мәктәбе директоры Сәйдәш Нурмиев - «Конкурентлыкка сәләтле шәхес формалаштыруда уку йортының роле», Балтач урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Хәйруллина - «Гомумибелем мәктәбендә татар теле: заманча таләпләр һәм яңа мөмкинлекләр», Балтач гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Юнысова - «Укучыларны тормышка әзерләүдә тәрбия системасының роле» темаларына чыгышлар ясадылар һәм шулар аша эшләү алымнары белән бүлештеләр.
Киңәшмәнең беренче өлеше шуның белән тәмамланды, икенче өлештә исә бүләкләүләр каралган. Йомгаклау чыгышында район башлыгы 2016-2017 уку елына конкрет бурычлар куеп, укыту-тәрбия системасында эшләүчеләргә уңышлар теләде. -
Мәктәбебез җиңүчеләр рәтендә 25.08.2016

Мәгариф оешмаларының яңа уку елына хәзерлеге тикшерелеп, иң яхшылары ачыкланды.
Урта Көшкәт, Чепья урта мәктәбе, Карадуган гимназиясе, Бөрбаш балалар бакчасы,Чепья балалар бакчасы, Бөрбаш урта мәктәбе, Сосна балалар бакчасы, Биктәш башлангыч мәктәбе иң-иңнәр дип табылды. Республика смотр-конкурсының зона этабында Бөрбаш урта мәктәбе – икенче, Карадуган гимназиясе өченче урынны яулады. -
Мәгарифтәге рейтинг өчен ярышлар: быел кем кемне җиңгән (август киңәшмәсе)? 24.08.2016

Татарстанда тотрыклы рәвештә югары белем бирү сыйфатын тәэмин иткән районнар белән бергә, ел да “камчылана” торганнары бар. Әйтик, Бөгелмәнең мәгариф системасына тел-теш тидерерлек түгел – ул бөтен республикага үрнәк итеп куела. Ә менә Чирмешән, Әлки, Спас һәм Сарман районнары рейтингның “койрыгыннан” менә алганы юк. Әмма, тырышкан булдыра, дип юкка гына әйтмиләр бит. Быел Мөслим районы моның ачык мисалы булган. Көчле база мәктәпләре булдырып, белем бирү челтәрен оптимальләштерү юлы белән бу район шактый гына яхшы нәтиҗәләргә ирешә алган.
Август аен мәгариф хезмәткәрләре зур түземсезлек белән көтеп ала. Яңа уку елына аяк басар алдыннан укытучыларның традицион август киңәшмәсе уздырыла бит. Бу мәгариф өлкәсе җитәкчеләренә алга таба эш юнәлешен билгеләргә мөмкинлек биргән төп чара. Быел мөгаллимнәр Лаеш җирлегендә җыелды. Бу районны мәгариф өлкәсендә алдынгылар исәбенә кертеп булмый әлегә. Әмма ул үзенең белем бирү системасын камилләштерү юнәлешендә системалы эш алып бара. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та Лаешның бик зур инновацион үсеш потенциалына ия булуын билгеләп узды. Бүген бу мөмкинлекләр биредә уңышлы тормышка ашырыла.
Укытучыларның август конференциясе алдыннан Лаеш районында белем алу өчен тудырылган мөмкинлекләр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышып чыкты. Район үзәгендәге 1нче санлы гимназия һәм эшче кадрлар әзерләүдә ресурс үзәге сыйфатын алган техник-икътисади техникум тудырылган шартлары һәм булдырылган проектлары белән мактана алды.
Белем бирү сыйфатын билгеләүче рейтингны игълан итү исә ел саен мөгаллимнәр җыелышының төп вакыйгасы булып тора.... -
Ата-аналар мәктәп укучыларының билгеләрен мобиль кушымта аша күрә алачак 23.08.2016

«Дневник.ру» дигән яңа кушымта ата-аналарга чирек азагында балаларының билгеләрен күрү һәм мессенджер функциясе аша укытучылар белән аралашу мөмкинлеге бирәчәк.
“Эш барышында без беренче чиратта төбәк кулланучыларын истә тоттык. Анда бит әле һаман да киң полосалы интернет юк, аның каравы мобиль интернет шактый таралган, - дип сөйләгән «Дневник.ру» матбугат хезмәте җитәкчесе Анна Рудая. – Ул бик әкрен тизлектә дә эшли, бу исә әти-әниләргә үз баласын нинди очракта да контрольдә тотарга мөмкинлек бирә”.
Мобиль кушымта аша укучы турында тулы мәгълүмат алып була – алынган билгеләре, өйгә бирелгән эшләр, расписание, мәктәпкә килү-килмәве. Моннан тыш, махсус аналитик һәм фаразлау системасы әти-әниләргә нинди фәннәргә күбрәк игътибарлы булырга, балага нинди темалар авыррак бирелүе һәм ярдәм кирәге, чирек һәм яртыеллыкка нинди билгеләр чыгу ихтималы турында хәбәрдар булырга ярдәм итәчәк.
“Ата-аналар һәм балалар “Электрон көндәлек”кә компьютер аша түгел, ә браузер ярдәмендә телефон аша еш керәләр. Шуңа да әлеге кушымта эшне бераз гадиләштерә, һәм, иң мөһиме, төрле мәгълүматны: биремнәрне, укытучының дәрескә комментарияләрен, дәрестә булмауны бик тиз җиткерә. Ә бу исә ата-аналарга барын да вакытында белергә мөмкинлек бирә”, - дип белдергән “Ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Андрей Седенко.
“Еш кына чиреккә бәхәсле билге – 4 -5 арасында чыга, бу хакта әти-әниләр соңгы мизгелдә генә беләләр. Әлеге функция ярдәмендә исә әти-әниләр балага кайсы фәннән ярдәм ныграк кирәген алдан күрә алачак”, - дип өстәгән Анна Рудая. -
Дәүләт флагы көне белән! 22.08.2016

22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның котлавын тәкъдим итәбез:
Кадерле ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән чын күңелдән котлыйм сезне.
Флаг, Герб һәм Гимн – дәүләтнең бәйсезлеген һәм мәдәниятнең үзенчәлеген, рухи куәтнең мөһимлеген, тарихи традицияләрнең һәм буыннар алмашының бөтенлеген дәлилли торган милли символлар. Аклы-зәңгәрле-кызыллы Флагта күпмилләтле халкыбызның мәдәни-әхлакый кыйммәтләре ачык чагылыш тапкан. Ак төс – теләк-ниятләрнең чисталыгын, затлылыкны, зәңгәр төс – тугрылык һәм намуслылыкны, ә кызыл төс – көч-куәтне һәм Ватанга мәхәббәтне күрсәтә. Сәясәттәге, икътисадта һәм иҗтимагый тормыштагы уңышлар, фән һәм спорт өлкәсендәге казанышлар бездә горурлык хисләре уята һәм бөтен дөньяга танылган, хөрмәткә ия булган әләмнең җилфердәве шуны раслый.
Илебез алдында зур бурычлар тора. Аның иминлеге, уңышы һәм алга таба үсеше нәкъ менә безгә – рухи бөтенлек һәм Ватанга тугрылык нигезендә берләшкән бердәм Россия дәүләте гражданнарына бәйле. Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе халыкларының дус һәм тату гаиләсендә, ышанычлы адымнар белән инновацион үзгәрешләр юлыннан бара. Уртак тырыш хезмәт, диннәр арасындагы татулыкны һәм халыклар дуслыгын саклап калу теләге Россиянең абруен һәм куәтен ныгытуга зур этәргеч бирә. Күпмилләтле Ватаныбызның иксез-чиксез киңлекләрендә аклы-зәңгәрле-кызыллы байрак горур җилфердәсен, һәрвакыт азатлык һәм бәйсезлек, гаделлек һәм изгелек тантана итсен!
Бәйрәм белән, хөрмәтле татарстанлылар! Барлык эшләрегездә уңышлар, тынычлык һәм исәнлек-саулык телим. Ватаныбыз белән горурланып, бәхетле яшик!










