МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Әти-әниләр җыелышы 04.01.2017

Мәктәбебездә 10 нчы сыйныфларның әти-әниләр җыелышы булып узды. Сыйныф җитәкчесе 1 яртыеллыкка анализ ясады. Әти-әниләрне кышкы каникул планы белән таныштырдылар. Инструктаж үткәреп куллар куйдырдылар. Каникулдан укучыларыбызны исән-имин килүләрен көтеп калабыз.
-
Кышкы лагерь 04.01.2017

Менә кышкы каникуллар да килеп җитте. Каникуллар белән бергә 9-11 нче класс укучылары өчен имтиханнарга әзерлек максатында кышкы лагерь да башланып китте. “Могҗиза” лагеры укучыларыбыз өчен чын могҗиза. Консультацияләр арасында волейбол, шахмат уеннары уйнарга да, ял итәргә дә вакыт табабыз.
-
Әти-әниләр җыелышы 03.01.2017

Мәктәбебездә 7 нче сыйныфларның әти-әниләр җыелышы булып узды. Сыйныф җитәкчесе 1 яртыеллыкка анализ ясады. Әти-әниләрне кышкы каникул планы белән таныштырдылар. Инструктаж үткәреп куллар куйдырдылар. Каникулдан укучыларыбызны исән-имин килүләрен көтеп калабыз.
-
Әти-әниләр җыелышы 02.01.2017

Мәктәбебездә 9 нчы сыйныфларның әти-әниләр җыелышы булып узды. Сыйныф җитәкчесе 1 яртыеллыкка анализ ясады. Әти-әниләрне кышкы каникул планы белән таныштырдылар. Инструктаж үткәреп куллар куйдырдылар. Каникулдан укучыларыбызны исән-имин килүләрен көтеп калабыз.
-
Кышкы лагерь 02.01.2017

Менә кышкы каникуллар да килеп җитте. Каникуллар белән бергә 9-11 нче класс укучылары өчен имтиханнарга әзерлек максатында кышкы лагерь да башланып китте. “Могҗиза” лагеры укучыларыбыз өчен чын могҗиза. Консультацияләр арасында волейбол, шахмат уеннары уйнарга да, ял итәргә дә вакыт табабыз.
-
Педагогик киңәшмә 01.01.2017

29-декабрь көнне оештырылган педсоветта тәҗрибә уртаклашу максатыннан, төрле юнәлешләр буенча чаралар әзерләнгән иде. Башлангыч класслар укытучысы Гильмуллина Р.Ш., рус теле укытучылары Гарифуллина Г. И. Һәм Мухамадиева И. Н., тарих укытучысы Гөбәйдуллин Р.М., математика укытучысы Гөбәйдуллина Ә.К., татар теле укытучысы Хайруллина В.Н. лар үз фәннәре буенча мастер класслар күрсәтте. Әлеге чыгышлар һәммәбез өчен файдалы да, кызыклы да булды. Хезмәттәшләребезгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
-
Кышкы лагерь 01.01.2017

Санаулы көн тиз уза бит ул. Менә кышкы лагерыбызның да яртысыннан артыгы үтеп тә китте.
-
Кышкы лагерь 31.12.2016

Менә кышкы каникуллар да килеп җитте. Каникуллар белән бергә 9-11 нче класс укучылары өчен имтиханнарга әзерлек максатында кышкы лагерь да башланып китте. “Могҗиза” лагеры укучыларыбыз өчен чын могҗиза. Консультацияләр арасында волейбол, шахмат уеннары уйнарга да, ял итәргә дә вакыт табабыз. Ә повар апаларыбыз безне тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлый. Сынау имтиханнарын да матур күрсәткечләр белән бирергә бөтен шартлар тудырылган. “ Укыйсы, тырышасы, игътибарны арттырасы гына безгә” - ди укучыларыбыз.
-
Яңа ел белән хөрмәтле хезмәттәшләр 31.12.2016

Кадерле хезмәттәшләр !
Сезне якынлашып килүче Яңа 2017 нче ел белән котлыйбыз!
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!
Киләсе ел сезгә яңа уңышлар, яңа җиңүләр, матур бәхетле тормыш алып килсен! Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы. -
Очрашу 31.12.2016

Декабрь аенда да башлангыч сыйныф укучылары төрле профессия кешеләре белән очрашу уздырдылар. Бу юлы мәктәбебезгә, кечкенәдән тракторда йөрергә хыялларган, үз эшенең остасы, алдынгы механизаторыбыз Корбангалиев Алмаз Таһир улы килде. Ул авыл хуҗалыгының эшчәнлеге турында сөйләде, төрле спорт чараларында актив катнашуын әйтте. Очрашу бик эчтәлекле үтте.










