МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Иртәнге линейка 10.01.2017

Бүген кышкы каникуллар тәмамланып укуның беренче көне. Гыйнвар ае - сәламәтлек айлыгы башланып китте. Укучыларыбызны гыйнвар аенда төрле спорт чаралары, кышкы фестиваль, кышкы уеннар көтә.
-
Сынау имтиханнары 09.01.2017

5,6 нчы гыйнвар көнне 9,11 класс сайлап алу фәннәре буенча сынау имтиханнарына барып белемнәрен тикшереп кайттылар.
-
Кышкы каникулларда балаларга күңелсезләнергә вакыт булмаячак 09.01.2017

2016нчы елның 26нчы декабрендә Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә 8нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк кышкы каникуллар башланды.
Яллар вакытында мәдәният йортларында ярминкәләр, театрлаштырылган тамашалар, спорт ярышлары һ.б. оештырылачак. Моннан тыш, укучылар өчен мәктәп яны лагерьлары, олимпиадаларга әзерләнү буенча җыеннар булдырылачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү түгәрәкләренә йөри алачаклар.
Novogodnie meropriyatiya(1).pptx
/file/File/График мероприятий в период зимних каникул(2).docx
/file/File/График МОУО(1).docx -
Юбилеегыз котлы булсын! 08.01.2017

Күп еллар мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләүче хезмәттәшебез Акбирова Фәния Гыйлемхан кызының 6 нчы гыйнвар көнне 55 яшьлек олуг юбилее. Сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр,балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп,бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы,
күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгендә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы . -
“Могҗиза” лагеры 08.01.2017

Бүген “Могҗиза” лагерыбызның соңгы көне. Кызыклы уеннары, тәмле ашаулары, файдалы консультацияләре һәм зур сынау булып тоелган пробныйлары белән үтеп киткәнен сизми дә калганбыз. Әлеге лагерьны оештырган җитәкчеләребезгә, анда безнең белән шөгыльләнгән класс җитәкчеләребез һәм фән укытучыларына, повар апаларга зур рәхмәт. (9-нчы һәм 11 нче класс укучылары)
-
“Могҗиза” лагеры 07.01.2017

“Могҗиза” лагерында уткән көннәребез сагынып сөйләргә генә кала. Повар апаларыбыз пешергән тәмле ашлар, өчпочмаклар, яшелчәләр; тәрбиячеләребез оештырган кыска гына булса да кызыклы уеннар; һәм азрак куркытып та, шикләндереп тә торган пробныйлар. Ә шулай да сынатмаска тырышырбыз,- ди укучыларыбыз.
-
Котлыйбыз! 07.01.2017

4 нче гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укытучысы Гилмуллина Рамилә Шамил кызының туган көне 45 яшьлек юбилее булып узды. Рамиля Шамилевнаны туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Тазалык-саулык, гаилә бәхете,тыныч тормыш телибез
Җир өстенең җем-җем ак карларын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы . -
“Могҗиза” лагеры 06.01.2017

“Могҗиза” лагерының санаулы гына көннәре калып бара. 9-11 класс укучылары химия, биология, информатика, җәмгыять, география, татар теле, физика фәннәреннән белемнәрен кабатлый, ныгыта бүген. Ә 5 нче һәм 6 нчы январь көннәрендә алар сайлау фәннәре буенча белемнәрен пробный имтиханнарда сынап карый. Уңышлар телибез сезгә. Яңа елны матур нәтиҗәләр белән башлап җибәрергә насыйп булсын.
-
Бәйрәмегез котлы булсын! 05.01.2017

Хөрмәтле Гузәл Галимулловна!
Сезне чың күңелебездән туган көнегез белән тәбриклибез. Сезгә күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Күпме булса җирдә изге теләк
Без телибез сезгә барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туар көннең һәрбер таңында.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Иң изге теләкләр белән мәктәп коллективы. -
Әти-әниләр җыелышы 05.01.2017

Мәктәбебездә 11 нче сыйныфларның әти-әниләр җыелышы булып узды. Сыйныф җитәкчесе 1 яртыеллыкка анализ ясады. Әти-әниләрне кышкы каникул планы белән таныштырдылар. Инструктаж үткәреп куллар куйдырдылар. Каникулдан укучыларыбызны исән-имин килүләрен көтеп калабыз.










