МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Яңа елга әзерлек 26.12.2016

Мәктәбебездә яңа ел бәйрәменә әзерлек бара. Һәр сыйныф матур костюмнар , концерт номерлары өйрәнә. Мәктәпкә килгән һәркемне әкият геройлары каршы ала.
-
Бишенчеләр көч сынаша 25.12.2016

2016 - елның соңгы атналарына кергән көннәрдә эшләребез бигрәк тыгыз: эшләп бетерәсе контоль эшләр, диктантлар, яңа ел бәйрәменә әзерләнүләр. Шулар арасында 5-классларның көтеп алган яратып уйный торган КВН нары. Бу атнада алар өчен математика укытучылары Мифтахова Н.С. “Тамчы-шоу” уены оештырды. Бер генә очко өстенлек белән кызлар командасы җиңү яулады. Алга таба да уңышлар телик аларга
-
Гомуми җыелыш 25.12.2016

21 нче декабрь көнне мәктәбебездә укучыларның чираттагы гомуми җыелышы үтте. Һәр сыйныф старостасы 1 нче яртыеллык эшчәнлегенә анализ ясады. Җыелышта Балтач районы балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар Накипова Раушания Ленар кызы һәм Низамиева Ләйлә Фәргать кызы катнашты Алар укучыларга кышкы каникул вакытында үз-үзенне тоту , ТР 71 законын төгәл үтәү турында, шартлаткыч матдәләрне кулланмаска, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген аңлатып киттеләр..
-
Иртәнге линейка 24.12.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 10 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-8 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 10 нчы сыйныф билгеләнде, “Конкурста актив катнашучы класс”-7 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-5,6 нчы сыйныф билгеләнде.
-
ФОРПОСТ 24.12.2016

19 нчы декабрь көнне район ФОРПОСТ отрядларының җитәкчесе Галимзянов Фердинант Шарифҗан улы белән мәктәп ФОРПОСТ отряды очрашуы узды.Очрашуда укучыларга экстремизм,терроризм тәртип саклаучы отрядының төп вазыйфалары , зарарлы гадәтләрне булдырмау турында аңлатылды.Отрядның эшчәнлеге югары бәяләнде.Менә шулай безнең егетләребез турында яхшы сүз ишетү күңелләрне күтәрә.
-
Бөтенрәссәй ата-аналар җыелышы 23.12.2016

9 нчы декабрь көнне ”Әти-әни остаз” темасына класс җитәкчеләре һәм әти-әниләр өчен онлайн- җыелыш үткәрелде.
-
12 декабрь-РФ Конституция көне 23.12.2016

Мәктәптә әлеге темага карата әнгәмәләр, тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
Рус теле атналыгы 22.12.2016

Результаты недели русского языка и литературы на 2016-2017 учебный год
-
“Халык зур ул, моңлы ул”конкурсы 22.12.2016

14 нче декабрь көнне Кенә мәктәбендә татар халык иҗатын пропагандалау һәм татар милли музыкасы аша укучыларга мәдәни һәм әхлак тәрбиясе бирү максатыннан “Халык зур ул, моңлы ул” дип исемләнгә зонаара ачык конкурс-фестивале үткәрелде.Безнең мәктәптән җырчыларыбыз Шакирова Галия , Сагатдинова Илмира, нәфис сүз остасы Акбирова Нәфисә матур чыгыш ясап II дәрәҗә диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.
-
Рус теле атналыгы 21.12.2016

5,7,8 нче сыйныф укучылары үзләре яратып укыган рус әдәбияты әсәрләренә рәсемнәр ясап тәкъдим иттеләр










