МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Тәрбия сәгате
24.01.2017
19 нчы гыйнвар көнне 7 нче классларда “Хезмәткә-хөрмәт” темасы астында тәрбия сәгате булып узды. Шакирова Гөлнара укучыларны укытучы һөнәре белән таныштырды.Гөлнара апайлары үзенең укыган, эшләгән вакытлары турында сөйләде, фотоальбомнары белән таныштырды. Укучылар өчен бу тәрбия сәгате бик файдалы үтте.
-
Кышкы табигатькә сәяхәт 24.01.2017

Гыйнвар аенда һәр сыйныф план нигезендә кышкы табигатькә чангыларда сәяхәткә барды. 6 нчы сыйныф укучылары кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып, сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар.
-
Кышкы табигатькә сәяхәт 23.01.2017

Гыйнвар аенда һәр сыйныф план нигезендә кышкы табигатькә чангыларда сәяхәткә барды. 5 нче сыйныф укучылары кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып, сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар.
-
Кышкы табигатькә сәяхәт 23.01.2017

Гыйнвар аенда һәр сыйныф план нигезендә кышкы табигатькә чангыларда сәяхәткә барды. 11 нче сыйныф укучылары кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып, сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар.
-
Кышкы табигатькә сәяхәт 22.01.2017

Башлангыч сыйныф укучылары кышкы табигатькә сәяхәткә чыктылар. Алар чаңгыларын киеп авыл урамын әйләнделәр, төрле уеннар уйнадылар. Табигатьтә балаларга бик ошады. Оста чаңгы шуучылар билгеләнде: Корбангалиева Энҗе, Гарифуллин Бәхтияр, Каримуллин Райнур, Сибагатуллин Илсаф, Галимов Әлфис, Ахмадиева Алсу, Галиуллина Диләрә һ.б.
-
“Ел укытучысы-2017” 21.01.2017

18 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә “Ел укытучысы-2017” нең беренче этабы булып үтте. Төрле мәктәптән килгән остазлар безнең укучыларга дәресләр, мастер класслар күрсәттелләр. Укучыларыбыз дәрестә белемнәрен, активлыкларын тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алдылар. Конкурста катнашкан укытучыларга зур уңышлар телибез.
-
“Ел укытучысы-2017”
20.01.2017
17 нче гыйнвар көнне мәктәбебезнең җәмгыять белеме укытучысы Миннемуллин Айгиз Рафил улы әлеге конкурста катнашты. Сосна мәктәбендә ачык дәрес, мастер класс үткәреп үз осталыгын күрсәтте. Яшь укытучыбыз Айгиз Рафилевичка зур уңышлар теләп конкурста җиңүен теләп калабыз.
-
Тимурчылар 19.01.2017

Безнең халыкта элек –электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган. Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз. Балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдырырга тырышабыз.
Безнең Бөрбаш урта мәктәбендә тимурчылык эшләре планлы рәвештә алып барыла. Менә шушы тимурчылык эшләре белән балаларыбыз шөгыльләнәләр икән, аларның күңелләрендә һәрчак изгелек хисләре туар, чөнки бу әхләклелекне, әдәплелекне гәүдәләндерүче асыл сыйфатлар. -
"Башлангычлар айлыгы" 18.01.2017

Бүген башлангыч сыйныф укучылары арасында матур язучыларның дәфтәр торышына бәйге үткәрелде. Һәр сыйныф укучысының татар теленнән эш дәфтәрләре каралды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләр: Галиуллина Динә, Базагутинов Әмир, Акбирова Нәфисә, Гәләветдинова Мәликә. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
"Башлангычлар айлыгы" 17.01.2017

Башлангыч сыйныф укучылары арасында "Оста шигырь сөйләүчеләр" бәйгесе уздырылды. Һәр сыйныф укучысы бу бәйгедә актив катнашты, татарча шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләде. Катнашкан укучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.










