МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Лагерьныӊ сигезенче көне 12.06.2017

Лагерьныӊ бу көне бик мавыктыргыч узды. КНД хезмәткәре белән очрашу булды. Әлеге очрашуда укучылар төркемнәргә бүленеп КВН уйнадылар. Нәтиҗәдә аларга грамоталар тапшырылды.
Спорт мәйданчыгында төрле уеннар уйнаганнан соӊ , пешекче апаларыбызныӊ тәмле ашлары белән сыйландык. Аннан соӊ «Бию» конкурсы үткәрелде. Конкурста катнашкан һәрбер кешегә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алдагы көн тәртибе белән танышканнан соӊ, көнгә йомгак ясалгач өйләргә таралыштык. -
Лагерьныӊ җиденче көне 11.06.2017

Тантаналы төстә отряд командарлары тарафыннан рапорт тапшырылгач, лагерь флагы күтәрелгәннән соӊ,бугенге көн программасы белән танышкач, иртәнге зарядка уздырылды. Тәмле иртәнге аштан соӊ , авылыбызныӊ шәхси эшмәкәрләренә юл тоттык . Б.Фазлыевныӊ агач эшкәртү цехында, И.Гильмуллинныӊ колбаса цехында, И.Хусаеновныӊ пластик тәрәзәләр ясау цехында һәм А.Ахмадиевныӊ агач яру пилорамасында булдык. Бу эш төрләре укучыларда төрле кызыксынулар уятты. Алар үзләренеӊ сорауларына матур җаваплар ала алдылар.Төшке аштан соӊ, укучыларныӊ логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан экологиягэ багышланган мавыктыргыч « Үз уен» үткәрелде. Алдагы көн тәртибе белән танышканнан соӊ, көнгә йомгак ясалгач өйләргә таралыштык.
-
Лагерьныӊ алтынчы көне 10.06.2017

Тантаналы төстә отряд командарлары тарафыннан рапорт тапшырылгач, лагерь флагы күтәрелгәннән соӊ, көн иртәнге зарядка белән башланды. Тәмле иртәнге аштан соӊ , саф һавада, сәламәтлекне ныгыту максатыннан спорт мәйданчагында туплы уеннар уйналды.Төшке аштан соӊ, укучыларныӊ логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан мавыктыргыч « Үз уен» үткәрелде. Бераз ял иткән арада «Фиксиләр»неӊ акыллы киӊәше тыӊланды. Туган авыл чишмәләре тарихы белән таныштык, «Чишмәләр» рәсем конкурсы узды. Көнгә йомгак ясалгач өйләргә таралыштык.
-
Ашханәдә тәмле ашаталар 09.06.2017

Лагерьдa эшләүчеләрне повар апалар тәмле ризыклар белән сыйлап торалар.
-
“Наркотикларсыз тормыш” акциясе 08.06.2017

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында укучыларыбыз өчен тәрбияви чаралар үткәрелә.
-
Имтихан 08.06.2017

7 июнь көнне 11 нче сыйныф укучылары физика фәненнән имтихан тапшыралар. Аларга уңышлар теләп калыйк.
-
Хезмәт ял лагере 07.06.2017

Мәктәп бакчасында эш гөрли, укучыларыбыз чүп утыйлар, помидор, кәбестәләргә су сибеп төпләрен йомшарталар
-
Имтихан 07.06.2017

6 июнь көнне 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән имтихан тапшыралар. Аларга уңышлар теләп калыйк.
-
Лагерьныӊ бишенче көне 06.06.2017

Көн яӊгырлы булуга карамастан, лагерь кызыклы вакыйгаларга бай булды. Көн иртәнге зарядка белән башланды. Тәмле иртәнге аштан соӊ , этика кагыйдәләре һәм ашау әдәбе белән таныштык. Файдалы мәгълүмат туплау максатыннан «Фиксиләр» мультфильмыныӊ бер өлешен карадык. Сәламәтлекне ныгыту максатыннан спортзалда туплы уеннар уйнадык.Төшке аштан соӊ, укучыларныӊ логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан мавыктыргыч « Үз уен» үткәрелде. Алдагы көнгә укучыларга биремнәр бирелде. Өйләргә таралыштык.
-
Лагерьныӊ дүртенче көне 05.06.2017

Лагерьныӊ бүгенге көне вакыйгаларга бай булды. Көн иртәнге зарядка белән башланды. Тәмле иртәнге аштан соӊ , авыл китапханәсенә юл алдык. Анда китапханәче Әнисә апа һәм мәдәният хезмәткәре Рәзилә апа укучылар белән «Туган авыл, туган җир» темасына багышланган мавыктыргыч уен уздырды, туган җиргә карата рәсемнәр ясалды. Көнебез саф һавада кызыклы уеннар белән дәвам итте. Төшке аштан соӊ укучылар белән наркоманиягә каршы әӊгәмә булды. Көнгә йомгак ясалды, лагерьныӊ флагы төшерелде.










