МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Спартакиада 26.09.2017

Мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасының Арчада үткәрелгән зона ярышында, мәктәбебездән А.М.Яббарова, Р.Ф.Акбиров катнашып кайттылар.
-
Гомуми җыелыш 26.09.2017

22 нче сентябрь көнне мәктәбебездә укучыларның гомуми җыелышы үтте. Һәр сыйныф старостасы үзенең сыйныфындагы һәр укучының җәйге ялын ничек файдалы уздырганлыгына анализ ясады.
-
Акция "Без террорга каршы" 25.09.2017

21 нче сентябрь көнне мәктәбебез волонтерлары "Экстремизмга - юк!" исеме астында акция үткәрделәр. Акция белән төрле оешма һәм предприятияләрдә булдылар.
-
Тынычлык көне уңаеннан "Тынычлык күгәрчене" акциясе 25.09.2017

21 нче сентябрь - Тынычлык көне уңаеннан "Тынычлык күгәрчене" акциясе үтте.Бу акцияне үткәрүдә барлык укучылар да актив катнашты.
-
Эзтабарлар сафына алу тантанасы 24.09.2017

20 нче сентябрь көнне 2нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына алу тантанасы булды. Алар эзтабар булырлык укучылар икәнлекләрен раслап сынауларны уңышлы үттеләр. Аларга киләчәктә дә шундый яхшы, акыллы эзтабарлар булып калуларын, мәктәп тормышында актив катнашуларын теләп калабыз.
-
Котлыйбыз! 24.09.2017

16 нчы сентябрь көнне Арбор урта мәктәбендә көрәш буенча ярыш уздырылды. Безнең мәктәп укучылары Авхадиев Ленар һәм Авхадиев Ранил 3 урында калып грамота һәм медаль белән бүләкләнделәр. Җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба уңышлар, сезгә!
-
Экологик конференция. 23.09.2017

15 нче сентябрь көнне Бөрбаш җирлегендә экологик конференция гөрләп узды. Бирегә “Мәгариф” һәм “Мәктәп һәм гаилә” журналларыннан вәкилләр дә килгән иде. Конференция дә катнашучылар авыл җирлегенә кергән чишмәләрне йөреп чыктылар. Укучылар аларның тарихлары белән таныштырдылар. Килгән һәркем чишмәләргә карата үзенең соклану хисен яшереп кала алмады.
-
Иртәнге линейка 23.09.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 10 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 2 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-5 нчы сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” - 8 нчы сыйныф, “Спорт сөюче класс”-7,8 сыйныф, “Шәфкатьле класс”-8 нче сыйныф билгеләнде.
-
Макулатура җыю. 22.09.2017

15, 16 нчы сентябрь көнне укучыларыбыз макулатура җыйнауда актив катнаштылар. “Иң күп макулатура җыючы” 4 нче сыйныф укучысы Каримуллин Райнур булды. “Иң күп макулатура җыючы класс” дип 4 нче класс билгеләнде. Афәрин!
-
Котлыйбыз. 22.09.2017

11 нче сыйныф укучысы Миннемуллин Фәнис Венгриягә барып, кул кәрәше буенча бөтендөнья чемпионатында катнашып, 2 нче урынны яулап кайттты. Афәрин, Фәнис! Алга табада югары үрләр яулавыңны теләп калабыз.










