МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Экстремизмга юк!" дигән тема астында тәрбия сәгатьләре 06.09.2017

Бүген мәктәбебезнең һәр сыйныфында экстремизм, терроризмга карата тәрбия сәгатьләре узды. Укучылар һәммәсен аңлап, куркыныч туганда үз үзенне тоту кагыйдәләрен тагын бер кабат исләренэ төшереп үттеләр.
-
"Экстремизмга юк!" дигән тема астында тәрбия сәгатьләре 05.09.2017

5 нче сентябрь көнне башлангыч сыйныфларда "Экстремизмга юк!" дигән тема астында тәрбия сәгатьләре узды.
-
Күнелле ял иттек 03.09.2017

2 нче сентябрь көнне барлык мәктәп укытучылары һәм укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыкты. Табигать кочагында ашлар пешереп, чәй кайнатып, спорт уеннары уйнап рәхәтләнеп күнел ачып ял итеп кайттык.
-
Белем бәйрәме 02.09.2017

Туган җирнең һәрбер почмагында
Каршылыйлар Белем бәйрәмен,
Яңгырый сабыйларның шат авазы,
Кулларында - чәчәк бәйләме.
Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңы
Хәбәр итәр бүген һәркемгә
Яңа уку елы башлануын,
Гүзәл Татарстан җирендә.
1 сентябрь Белем бәйрәме көнен кем генә көтеп алмый икән. Мәктәпкә тәүге кат укырга килүче нәни балалардан башлап, лаеклы ялда булган өлкән яшьтәге ветеран укытучыларыбыз һәм һәр гаилә өчен иң каунычлы бәйрәм ул белем бәйрәме. Чөнки бу көнне берсеннән – берсе чәчәктәй матур балалар бар урамнарны ямьләп , ап – ак алъяпкычлар, ап – ак күлмәкләр киеп, ап - ак бантиклар тагып, изге белем йортына аяк басалар, матур бәйрәм тантанасына җыйналалар. Мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна укучыларыбызны, мәктәп коллективын, ветеран укытучыларыбызны котлап,матур теләкләрен җиткерде.Шулай ук район администрациясеннән,мәгариф бүлегеннән, Бөрбаш җәмгыятеннән килгән кунаклар бәйрәм белән котлап үттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр. Кунакларның һәммәсе беренче сыйныфка укырга керүче балаларны бүләкләп үттеләр. Бәйрәмдә катнашкан һәркем тантанадан соң мәчеттә бәйрәм табынында утырдылар, төрле тәм – томнар, пылау белән сыйландылар. Шундый матур бәйрәм оештырган өчен бәйрәмдә катнашкан һәркем мәктәп администрациясенә һәм Җәлил хәзрәткә олы рәхмәтләрен белдерделәр .. -
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Белем Көне уңаеннан котлавы 01.09.2017

Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле мөгаллимнәр һәм әти-әниләр!
Сезне чын күңелдән Белем бәйрәме белән котлыйм һәм Яңа уку елына иң изге теләкләрне юллыйм!
Әйтергә кирәк, узган уку елы Татарстан Республикасы мәгариф системасы өчен уңышлы булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 2016 ел белән чагыштырганда, БДИ нәтиҗәләре һәм югары балл җыючыларның саны артты.
Олимпиада хәрәкәтендә ... -
Куркынычсызлык айлыгы 31.08.2017

Республика тарафыннан 25 нче августан-25 нче сентябрь кадәр “Куркынычсызлык айлыгы” дип игълан ителде.
-
ШМО утырышлары 30.08.2017

29 нчы август көнне ШМО утырышлары булып узды. Һәр секциядә узган уку елына анализ ясалды, 2017-2018 нче уку елына план кабул ителде, һәр укытучыга бурычлар йөкләнелде.
-
Педсовет 29.08.2017

29 август көнне мәктбебездә педсовет булып узды. Әлеге җыелышта 2016-2017 нче уку елындагы эшчәнлеккә анализ ясалды. Алдагы уку елына бурычлар, максатлар билгеләнде
-
Мәктәбебез беренче 28.08.2017

Район мәктәпләре арасында гомуми рейтингта Бөрбаш урта мәктәбе 1нче урынны яулады. Барлык коллективка зур рәхмәтебезне белдерәбез, алга таба уңышлар теләп калабыз.
-
“Буыннар очрашуы” 27.08.2017

25 нче август көнне мәктәбебездә “Буыннар очрашуы” булып узды. Ветеран укытучыларыбыз яшь укытучыларга үзләренең киңәшләрен биреп, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.










