МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Тимурчылык эше 15.09.2017

8 нче сыйныф укучылары һәйкәл тирәсен җыештырып, тәртипләп торалар.
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 14.09.2017

Укучыларыбызның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан озын тәнефестә физзарядкалар күнелле үтә.
-
Миләш операциясе 13.09.2017

Укучыларыбыз “Миләш”,”Балан” операциясендә теләп катнашалар.
-
2017-2018 уку елына сочинение темалары билгеле 12.09.2017

11 нче сыйныфларда чыгарылыш инша язу 6 декабрьдә узачак, дип хәбәр итә Рособрнадзор матбугат хезмәте. Бу хакта ТАСС яза.
"2017/18 уку елында йомгаклау иншасы 6 декабрь, 7 февраль һәм 16 майда үтәчәк. Йомгаклау иншасының нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. Әгәр мәктәпне тәмамлаучы имтиханда канәгатьләнмәслек нәтиҗәсе алса, аңа аны яңадан тапшыру мөмкинлеге биреләчәк", - дип белдергән матбугат хезмәте.
1 сентябрьдә Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017-2018 уку елына сочинение темаларының биш ачык юнәлеш темасын атады. Алар «Тугрылык һәм хыянәт», «Битарафлык һәм ярдәмчеллек», «Максатлар һәм чаралар», «Батырлык һәм куркаклык», «Кеше һәм җәмгыять» («Верность и измена», «Равнодушие и отзывчивость», «Цели и средства», «Смелость и трусость», «Человек и общество») дип атала. Бу хакта министрлык сайты хәбәр итә -
Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча тәрбия сәгате 12.09.2017

8 нче сентябрь көнне ОБЖ укытучысы Акбиров Рим Фәргать улы башлангыч сыйныф укучыларына пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча тәрбия сәгате үткәрде. Ул укучыларга пожар булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бик үтемле итеп аңлатты.
-
Очрашу 11.09.2017

7 нче сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары «Игътибар, балалар» операциясе кысаларында полиция хезмәткәрләре белән очрашты. Алар укучылар белән юлда үз-үзеңне тоту турында әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга үзләренең истәлекле бүләкләрен дә тапшырдылар
-
Тәрбия сәгате 10.09.2017

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында 5 нче класс укучылары “Укучының иминлек көндәлеге” белән танышып,мәгълүмат алдылар,велосипедчылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәсен өйрәнделәр.
-
Мәктәп активы 09.09.2017

Мәктәп активының чираттагы утырышы үткәрелде, яңа бурычлар билгеләнде.
-
Экстремизм, терроризмга юл куймыйк 08.09.2017

7 сентябрь көнне экстремизм, терроризмны булдырмыйк темасы астында тәрбияви чара үткәрелде. Әлеге очрашуда Бөрбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре, балигъ булмаган балалар белән эшләүче муниципаль инспектор Накипова Раушания Ленар кызы катнашты.
-
Куркынычсызлык дәресе 07.09.2017

7 сентябрь көнне башлангыч сыйныфларда ОБЖ укытучысы Акбиров Рим Фәргат улы тарафыннан куркынычсызлык дәресләре үткәрелде.










