МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Мәктәбебез гөлләр иле 26.07.2017

Мәктәбебез гөлләр иле
-
Кәбестәләр шаулап үсә 25.07.2017

Кәбестәләр шаулап үсә
-
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туе 24.07.2017

23 июль көнне Балтач районы Борбаш авылында узган унынчы Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туе һәркем күңеленә матур хәтирәләр белән кереп калды.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар тырышып эшлиләр 18.07.2017

Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар тырышып эшлиләр. Су сибеп, чупләрен утап, төпләрен йомшартып торганда, яшелчәләр дә яхшырак усәләр. Кәбестәләр матур гына үсеп киттеләр.
-
Аттестатлар тапшыру тантанасы 17.07.2017

Белем йортыбыз буген 9 ел буе белем һәм тәрбия алып, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырган 24 егет һәм кызга аттестат тапшырды.
Актлар залына шат елмаеп 9 нчы сыйныф укучылары һәм сыйныф житэкчелэре, укытучылары, әти-әниләре чыгырылыш бәйрәменә килделәр . Тантаналы рәвештә укучыларга аттестатларны мәктәбебез директоры Г.Г. Бариева тапшырды, укучыларга алдагы тормышларында да зур уңышларга ирешуләрен теләде..
9 нчы сыйныф укучылары!!! Сезне, сынауларны уңышлы утеп, кулыгызга тәуге документ-аттестат алу көнегез белән чын куңелдэн тәбрик итәбез. Сәламәт булыгыз, тормышка куйган максатыгызга ирешу өчен армый-талмый,авырлыкларга бирешми, алга барыгыз!!! -
Әрәпә 15.07.2017

Тиздән, 23-июль көнне авылыбызда “Мөселман сабантуе”. Шуңа әзерлек максатыннан, 15 июль көнне “Әрәпә” җыйдык. Һәммәгезне бәйрәмгә чакырабыз, килегез, безнең белән бергә күңел ачыгыз, ял итегез.
-
Авылыбызда истәлекле вакыйга – спорт мәйданчыгын ачу тантанасы 07.07.2017

29-июнь көнне авылыбызда истәлекле вакыйга – спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булып узды. Тантанага килгән республика, район, авыл җитәкчеләре матур теләкләрен җиткерде һәм балаларга спорт уеннарында активлыкларын арттырырга, матур җиңүләр белән авыл һәм районның дәрәҗәсен күтәрергә дигән бурыч куйды.
-
Быелгы чыгарылыш укучыларының тырышлыгы 06.07.2017

Быелгы чыгарылыш укучыларының тырышлыгы матур аттестатлар һәм югары ЕГЭ балларында чагылды. 10 укучының дүртесе алтын медальгә, ә бер укучыбыз 2 алтын медальгә лаек булды. Рус теле, җәмгыять белеме, математика фәннәреннән 80 нән артык балл җыючы – 6 укучыбыз һәм математика белән физика фәннәреннән районда иң зур балл җыючы 3 укучыбыз булды. Аларны әзерләгән укытучыларыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, ә укучыларыбызга киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Чыгарылыш кичәсе 05.07.2017

Мәктәбебезне тәмамлаган 5 егет hәм 5 кызның 2017 нче елгы чыгарылыш кичәсе тантаналы, шау-гөр килеп узды. Никадәрле хатирә, котлау hәм күңелле мизгелләр!.. Әлеге тантаналы бәйрәмдә беренче укытучылары, әти-әниләре, мәктәп директоры, сыйныф җитәкчеләре исеменнән әйтелгән кайнар котлау теләкләре җыр, тамаша белән үрелеп барды. Чыгарылыш кичәсе hәркем күңелендә онытылмас бер истәлекле көн булып калыр.
-
Лагерьныӊ егерме беренче көне 04.07.2017

Буген лагерьныӊ ябылу тантанасы. Укучыларыбыз үзләренеӊ сәнгать ягыннан осталыкларын матур җырлары, биюләре, нәфис сүзләре аша күрсәтте. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.










