МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
"Укытучымны котлыйм" исемле открыткалар конкурсы
07.10.2017
4 нче октябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында "Укытучымны котлыйм" исемле открыткалар конкурсы үткәрелде. Укучылар берсеннән берсе матур, үзенчәлекле открыткалар ясаган иде.
-
Бәйрәм концерты 06.10.2017

Иртән башланган бәйрәм котлаулары шуның белән генә тәмамланмады. Ул мәдәният йортында 5 нче һәм 11нче сыйныф укучыларының көче белән әзерләнгән концерт карау белән тәмамланды. Афәрин, укучылар!
-
Көзге өмә. 06.10.2017

Көз. Бөтен җиргә сары яфрак ява. Бакчада уңышлар җыелды. Инде саргайган чәчәкләрне, үләннәрне җыяр вакыт җитте. Менә шуңа күрә дә бүген укучыларыбыз бөтен көчләрен җыеп, мәктәп тирәләрен, бакчаларны җыештырып чыктылар. Әйләнә-тирәбез икенче төрле матур, чиста булып калды.
-
Укытучылар көне 05.10.2017

“Укытучыңны котла”акциясе дәвам итә. Бүген укучыларыбыз иртә белән мәктәпкә килгән һәммә укытучыны ишек төбендә чәчәк бәйләмнәре тотып каршы алдылар. Үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Хөрмәтле укытучылар! 05.10.2017

Сезне Укытучылар көне белән чың күнелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет- шатлык телибез.
Нигә бүген алтын нурлар
Урманнарга йөгерә?
Нигә безне көзге кояш
Җәйдәгечә көлдерә?
Ай нинди көн, нинди көн бу?
Кыздыра кояш көзне.
Шул кояштай якты сыман
Укытучылар көне.
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы укытучылары. -
Өлкәннәр көне белән! 04.10.2017

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла.
Хөрмәтле Өлкәннәр! Сезне белән чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз.
Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тынычлыкта яшәсәгез иде.
Шул уңайдан мәктәбебез укучылары Бөрбаш, Бөрбаш-Сәрдегәне, Алан авылында яшәүче Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап открыткалар өләшеп чыктылар. Әби- бабайларыбыз моңа бик сөенделәр, үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.. -
Диагностик тест. 04.10.2017

5 нче сыйныф укучыларыннан башлангыч сыйныфтан урта мәктәпкә күчкәндә уздырыла торган диагностик тестлар алу башланып китте. Аларга уңышлар телибез!
-
Профориентация буенча тест. 04.10.2017

2 нче октябрь көнне 8-11 нче сыйныфларда профориентация буенча тестлар уздырылды. Мондый тестлаштыру укучыларга кайсы юнәлеш буенча һөнәр сайлауларына бер этәргеч булып тора.
-
Иртәнге линейка 03.10.2017

2 нче октябрь көнне иртәнге линейка булды.Үткән атна нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы укучы класс" - 3 һәм 11 класс укучылары, ә "Иң шәфкатьле класс" исеменә 5 нче сыйныф укучылары лаек дип табылды.
-
Бадминтон ярышы. 02.10.2017

Буген Балтач спорт комплексында бадминтон ярышы узды. Анда безнең мәктәптән дә дүрт укучыбыз катнашты. Менә алар- Галимов Әлфис, Корбангалиева Энҗе, Сафаргалиев Айрат, Шакирова Галия. Алар ярышта актив катнашып, медаль һәм дипломнар белән кайттылар. Бу укучыларыбызның алга таба югары үрләр яулауларын телибез.










