МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу 26.11.2017

24 нче ноябрь көнне 1нче сыйныф укучылары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашты. Бу очрашуда укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен күрсәтүдән тыш, светофор турында матур җырлар, юл хәрәкәтенә багышланган биюләр дә башкардылар. Очрашу ахырында ЮХИДИ хезмәткәрләре укучыларга юлларда сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген кисәттеләр, шулай ук укучыларга истәлекле бүләкләрен дә тапшырдылар.
-
Юбиллегыз белән, Әнисә Камилевна! 25.11.2017

Хөрмәтле хезмәттәшебез Гобәйдуллина Әнисә Камил кызының 25 нче ноябрьдә олуг 55 яшьлек юбилее.
Хатын-кыз сез – Бу дөньяның йөзек кашы,
Бәһа җитмәс Иң кыйммәтле асылташы.
Горур да сез Тау кыядай, буй җитмәслек
Гүзәл дә сез Бер гөлгә дә тиңләшмәслек.
Безнең хезмәт коллективында төгәллеге, акыллыгы, сабырлылыгы, тыйнаклыгы һәм искиткеч гүзәл елмаюы белән аерылып торган, хөрмәтле хезмәттәшебез Гобәйдуллина Әнисә Камил кызының 25 нче ноябрьдә олуг 55 яшьлек юбилее.... -
“Наркотикларга каршы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл 25.11.2017

23 нче ноябрь көнне районыбызның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә хокук айлыгы кысаларында узучы “Наркотикларга каршы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды. Биредә наркотиклар, укучыларны борчыган мәсьәләләр турында кара- каршы, эчкерсез әңгәмә оешты.
-
Педагогик киңәшмә 24.11.2017

20 нче ноябрь көнне педагогик киңәшмә уздырылды. Анда беренче чиреккә нәтиҗә ясалды, 1 нче һәм 5 нче сыйныфның җитәкчеләре укучыларның адаптация чорлары турында сөйләделәр. Шулай ук чыгышлар тыңланылды.
-
“Дус сыйныф серләре” конкурсы 23.11.2017

22 нче ноябрь көнне мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти- әниләре Сосна мәдәният йортында узучы “Дус сыйныф серләре” конкурсында катнашып кайттылар. Биредә алар узара ничек дус, бердәм булуларын тагын бер кат дәлилләп үттеләр.
-
Әниләр көне 23.11.2017

23 нче ноябрь көнне Әниләр көне уңаеннан әхлак укытучысы Мифтахова Гөлнур Ильяс кызы әхлак нигезләрен өйрәнүче укучыларыбызның әниләрен һәм дә балаларын мәчеткә җыйнады. Биредә Рамиль хәзрәт тә чакырулы иде. Ул бик аңлаешлы һәм дә үтемле итеп Әниләр турында вәгазь сөйләде. Соңыннан сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте. Әниләр бик сөенеп, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.
-
“Бәхетле очрак” уены 21.11.2017

21 нче ноябрь көнне 3 һәм 4 нче сыйныф укучылары өчен “Бәхетле очрак” уены уздырылды. Уенда “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командалары көч сынашты. Биредә туган як, туган төбәк, туган телгә карата кызыклы сорауларга җавап таптылар һәм үзләре дә кызыклы, мавыктыргыч табышмаклар алып килгәннәр иде. Нәтиҗәдә укучылар үзләренең бер зирәк һәм тапкыр булуларын исбатладылар.
-
19 ноябрь- җирле референдум көне. 18.11.2017

19 ноябрь- җирле референдум уздырыла. Биредә барыбыз: укытучылар да, әти- әниләр дә актив катнашыйк!
-
“Башваткыч” уены 18.11.2017

“Башваткыч” уенын хәзер телевизордан гына түгел, ә мәктәбебездә дә карап була. Бүген, ягъни 18 нче ноябрь көнне, 7, 8, 9 нчы класс укучылары катнашында “Башваткыч” уздырылды. Биредә Мифтахов Наил,Могыйгуллина Нәзирә һәм Гыйль муллин Рифатлар көч сынаштылар. Нәтиҗәдә Г.Рифат җинеп чыкты. Афәрин!
-
“Зорка Венера” 17.11.2017

17 нче ноябрь көнне мәктәп укучыларына прокуратура тарафыннан тәкъдим ителгән “Зорка Венера” исемле фильм күрсәтелде. Бу кино бик аңлаешлы һәм тәрбияви иде. Укучыларга бик ошады.










