МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Авылыбызда олы бәйрәм. 04.12.2017

2 нче декабрь көнне авылыбызда олы бәйрәм, әллә кайлардан балкып торган мәчетебезнең 25 еллыгы үткәрелде. Шулай ук Мәүлет бәйрәме дә булды. Бирегә Рәсәйнең төрле почмакларыннан кунаклар килгәннәр иде. Бәйрәм тантанасы мәдәният йортында башланып, табын артында дәвам итте.
-
Котлыйбыз! 03.12.2017

1 нче декабрь көнне Чепья урта мәктәбендә ООО “Труд” призына көрәш уздырылды. Анда мәктәбебездән Авхадиев Ленар 1 нче, Галимов Әлфис һәм Авхадиев Раниль 2 нче урынга лаек булдылар. Афәрин, егетләр! Алга табада уңышлар юлдаш булсын!
-
1 декабрь СПИДка каршы көрәш көне 02.12.2017

1 декабрь СПИДка каршы көрәш көне. Шул максаттан 30 нчы ноябрьдә һәр тәрбия сәгате үткәрелде. Биредә СПИДның нинди куркыныч чир икәне, кешегә иярү юллары һәм профилактик чаралар аңлатылды.Тәрбия сәгате видеороликлар, презентацияләр белән үрелеп барылды.
-
Котлыйбыз! 01.12.2017

Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында катнашып, 7 нче сыйныф укучысы Газизуллин Кәрим тарих фәненнән җиңүче, ә 8 нче сыйныфтан Гыйльмуллин Фәнис инглиз теленнән призер булды. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да зур үрләр, җиңүләр телибез!
-
7 нче класста комплекслы эш 29.11.2017

28 нче ноябрь көнне 7 класс укучылары комплекслы эш эшләделәр. Биредә җәмәгать күзәтүчесе буларак, 6 нчы сыйныф укучысы Галиуллина Айгөлнең әнисе Ләйсән катнашты.
-
КИУ вәкилләре белән очрашу
29.11.2017
28 нче ноябрь көнне Казан инновация университеты вәкилләре 9 -11 нче класс укучылары белән очраштылар. Алар КИУ ның факультетлары, керү имтиханнары белән таныштырдылар.
-
Котлыйбыз! 28.11.2017

3 нче сыйныф укучысы Загидуллина Галия Балтач районының "Факел" яшүсмерләр клубы призына үткәрелгән шашка ярышында, 2007-2008 нче елгы кызлар арасында, беренче урынны яулады. Галиягә алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
Котлыйбыз! 28.11.2017

8 нче сыйныф укучысы Гафурова Әминә "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесендә катнашып кайтты. Әминә шушы бәйгенең "Поэзия" номинациясендә актив катнашучы буларак кызыксындыру бүләгенә ия булды. Аның тагын да зуррак үрләр яулавын теләп калабыз.
-
Әнкәйләрнең белик кадерен! 27.11.2017

25 нче ноябрь көнне әниләргә карата “Әнкәйләрнең белик кадерен” исемле концерт булды. Ул 7 нче һәм 10 нчы сыйныф укучыларының көче белән әзерләнгән иде. Концерт укучыларның үз куллары белән ясалган чәчәкләрен әниләренә бүләк итүләре белән башланды. Бәйрәмне матур шигырьләр, җыр- биюләр тагын да ямьләндерде. Афәрин, укучылар!
-
Иртәнге линейка 27.11.2017

27 нче ноябрь көнне иртәнге линейкада дежур торган 7нче сыйныф укучылары узган атнадагы эшләргэ йомгак ясадылар. "Иң яхшы укучы сыйныф" исеменә 11 һәм 2 нче сыйныф, “Иң чиста класс” – 7 класс, “Спорт сөюче класс” исеменә 8 нче сыйныф укучылары ия булды.










