МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Математик кичә 15.12.2017

-
Проект эше. 14.12.2017

11 нче декабрь көнне 7 нче класста проект эшен якладылар. Укучылар бик күп эзләнү эшләре алып бардылар. Сыйныф ике группага бүленеп үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Алга таба да уңышлар аларга.
-
“Җимлек” операциясе 14.12.2017

Мәктәбебездә кошларга ярдәм йөзеннән “җимлек” операциясе игълан ителде.
-
Яңа елга әзерлек 13.12.2017

Мәктәбебездә Яңа елга әзерлек эшләре башланды. Укучыларыбыз бер- берсеннән уздырып Яңа ел газеталары чыгаралар, сыйныф бүлмәләрен бизиләр. Шулай ук мәктәпнең эчендә чыршылар бизәлде.
-
Химия атналыгы 13.12.2017

Мәктәбебездә 11 -16 декабрь көннәрендә аерым план нигезендә химия атналыгы үткәрелә.
-
Котлыйбыз!
12.12.2017
Файзрахманов Г.Г. призына үткәрелгән шахмат ярышында мәктәбебездән Кәримов Әмин 1 нче урын, Базагутинов Әмир 2 нче, Шакиров Әмир 3 нче урынга ия булдылар. Кызларыбыздан Шәрипова Фәйрүзә 1 нче, Базагутинова Диния 2 нче һәм Корбанова Зифа 3 нче урынны алдылар. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз!
12.12.2017
“Әтине, әнине һәм хоккейны яратам” хоккей фестиваленда катнашып, егетләр командасы 2 нче, ә кызларыбыз 4 нче урынга ия булдылар. Алар медальләр һәм кубок белән бүләкләнгәннәр. Афәрин, егетләр һәм кызлар!
-
Шахмат ярышы. 12.12.2017

9нчы декабрь көнне, авылыбызның мәдәният йортында 2004-2007 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында ветеран Файзрахманов Г.Г. призына районара шәхси беренчелеккә шахмат ярышы узды. Бирегә районыбыз мәктәпләреннән һәм Кукмара, Мамадыш, Саба һәм Әтнә районнарыннан да яшь шахматчылар килгән иде.
-
Викторина 11.12.2017

8 нче декабрь көнне рус теле укытучылары Г.Т.Валиева, И.Н.Фасихова 8- 9 класслар арасында рус әдәбиятыннан А.С.Пушкин, М.Ю.Лемонтов һәм Н.В.Гогольнең иҗаты буенча викторина үткәрделәр. Кичә бик бай эчтәлекле булды. Укучылар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр.
-
Китап укучылар конференциясе 11.12.2017

8 нче декабрь көнне Әхсән Баянның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Тау ягы” повесте буенча 9 -10 нчы сыйныфлар өчен китап укучылар конференциясе үткәрелде. Кичә бик бай эчтәлекле һәм күп мәгълүмат туплаган иде. Конференцияне уздырган татар теле һәм әдәбияты укытучылары З.З.Нуретдиновага һәм В.Н.Хайруллинага алга таба да уңышлар телибез.










