МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Әниләр җыелышы 22.12.2017

20 нче декабрь көнне мәктәбебездә әниләр җыелышы булды . Биредә II чиреккә нәтиҗә ясалды. Бирегә чыгыш ясау өчен районыбыздан озак еллар ЗАГС бүлеген җитәкләгән Фирая Котдусовна һәм акушер – гениколог Зөһрә Галиевна чакырылган иде. Алар әниләргә бик үтемле һәм аңлаешлы итеп гаилә турында һәм анда кыз баланы ничек тәрбияләү, алар белән нинди сөйләшүләр уздыру турында җентекләп сөйләделәр . Һәммә әни үзен борчыган сорауларына җавап табып таралышты.
-
Сыннар 22.12.2017

Мәктәбебез яны бер көн эчендә берсеннән –берсе матур кар сыннары белән бизәлде. Һәр көн безне капка янында Кыш бабай белән Кар кызы һәм Яңа елның хуҗасы эт каршы ала. Шулай ук башка әкият геройлары да күз явын алырлык булып балкып торалар.
-
Ачык дәрес 21.12.2017

19 нчы декабрь көнне Мөхетдинова Г.С. 11 нче сыйныфларда инглиз теленнән “Старадельный залог» темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрес бик җанлы һәм кызыклы узды.
-
Каникул алдыннан очрашу 21.12.2017

20 нче декабрь көнне балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар белән очрашу булды. Алар кышкы каникул вакытында үз- үзеңне тоту, куркынычсызлык кагыйдәләре, интернет челтәрләре турында сөйләшү уздырдылар. Шулай ук төрле шартлаткычлар, питардалар турында да искәртеп киттеләр.
-
Котлыйбыз 20.12.2017

16 нчы декабрь көнне Салавычта узган көрәш ярышында мәктәбебездән Авхадиев Ленар - 1, Авхадиев Ранил - 2, Авхадиев Рәмзис 4 нче урынга ия булдылар. Афәрин, егетләр! Алга таба да уңышлар телибез.
-
"Тапкырга табышмак" исемле табышмаклар кичәсе 19.12.2017

11 нче декабрь көнне 4 нче сыйныф җитәкчесе Яббарова Әлфирә Мансур кызы "Тапкырга табышмак" исемле табышмаклар кичәсе үткәрде. Кичәдә 4 нче сыйныф укучылары 2 командага бүленеп көч сынаштылар. Нәтиҗәдә "Зирәкләр" командасы җиңүгә иреште.
-
Ачык дәрес 18.12.2017

13 нче декабрь көнне музыка укытучысы Динә Мәүлетовна 4 нче сыйныфларда музыкадан ачык дәрес күрсәтте.Дәрес барышында укытучы төрле алымнар кулланып укучыларны кызыксындыра алды. Дәрестә укучылар белән мини проект эше оештыру да бик уңышлы булды. Укучылар дәрестә бик актив катнаштылар.Динә Мәүлетовнага алдагы эшендә уңышлар телибез.
-
Республикакүләм онлайн әти-әниләр җыелышы 16.12.2017

15 декабрь көнне мәктәбебездә Республикакүләм онлайн әти-әниләр җыелышы үткәрелде.Әлеге чара “Коррупцияне булдырмыйк” темасы астында оешкан төстә үтте.
-
Химия атналыгы 16.12.2017

15 нче декабрь көнне химия укытучысы Валиева Р.У.3 нче сыйныфта “Чипсаның зарарлыгы” турында сөйләде һәм укучылар белән берлектә эксперимент үткәрде.
-
Химия атналыгы 15.12.2017

Химия атналыгы кысаларында укучыларыбыз кроссворд, ребуслар чишүдә көч сынаштылар.
Иң актив укучыларыбыз Галиуллина Эльвина, Тимербаева Ясминә,Хайруллин Инсаф булдылар.










