Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
1 апрель-Кошлар көне. 01.04.2016

1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Алар ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илhам бирәләр.
Кошларның кеше өчен әhәмияте аларның табигатьтә тоткан урыннарына бәйле. Бөҗәк ашаучы барлык кошлар файдалы. Чөнки алар үсемлек корткычларын күпләп юк итәләр. Ә ерткыч кошлар кимерүчеләрне юк итү белән бергә, санитарлар ролен башкарып, табигатькә, авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтәләрЯз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.Әйе, яз җитү белән кошлар кайта, күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Гаҗәеп матур бу тормыш. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек.
Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!
Без бүген китапханәдә Кошлар көненә багышланган матур кичәдә катнаштык.Кошлар турында табышмакларга җаваплар таптык."Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз" дигән темага әңгәмә үткәрдек.Матур уеннар уйнадык.
-
31.03.2016

"Сөйкемле Шүрәле " иҗат бәйгесендә актив катнашып,безнең бакча коллективы I дәрәҗә лауреат исеме белән бүләкләнде.
-
"Сөйкемле Шүрәле"бәйгесендә катнаштык. 31.03.2016

Күренекле халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Сөйкемле Шүрәле" иҗат бәйгесендә катнашып, безнең бакчага йөрүче Хабибрахманов Данил һәм Хабибрахманова Азалия III нче дәрәҗә лауреат исеме белән бүләкләнделәр.
-
Яз турында халык сынамышлары. 30.03.2016

Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры була.
Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.
Кара карга килгәч, бер айдан кар кар китәр.
Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.
Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.
Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.
Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.
Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.
Яз көне елгаларда су артмаса,ашлык уңмас.
Яз көне хайван аяк эзләре эресә, җылытыр.
Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.
-
Нәүрүз бәйрәме үткәрдек. 29.03.2016

Бүген әниләрне чакырып , башлангыч класс укучылары белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрдек.Бәйрәм бик күңелле узды.Матур җырлар ,шигырьләр белән уеннар үрелеп барды.
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә рәсем эшчәнлеге. 28.03.2016

Тема :Әни белән бакчадан кайтабыз.
Максат :Рәсемдә әти-әниләр белән очрашу сөенечен бирә белергә өйрәтү.Кеше фигурасын ясау алымын ныгыту.Зур кеше һәм бала рәсемен ясарга,зурлыкларын дөрес бирә белергә өйрәтү,ясаган рәсемнән шатлык хисләре тудыру. -
Агачларның яшәрүен күзәтәбез. 25.03.2016

Тәрәзә төпләренә күзәтүләр үткәрү өчен агач ботакларын алып кереп, суга утыртып куйдык. Тал песие агачыбыз матураеп ,яшәреп китте.
ТАЛ ПЕСИЕ
Кар эри, сулар җәелә,
Агачлар тора тездән.
Бөреләр яңа уяна-
Язның килүен сизгән.Ботакларда бер яфрак юк,
Урман, кыр әле шәрә.
Менә шул чакта инде мин
Чәчәк атып җибәрәм.Иртә- кичен картыранып
Бөрешеп тора имән.
Мин чәчәк атып утырам-
Салкынга башым имәм. -
Русский язык.(подготовительная группа) 24.03.2016

Тема : Весна.
Задачи :Активизировать в речи вопросительных предложений со словами где?что делает? Развивать внимание ,воображение ,памяти.Воспитывать любовь к весне.Игра "Круг-кружочек" -
Уртанчылар төркемендә сөйләм теле үстерү. 23.03.2016

Тема : Бияләй һәм перчатка.
Максат :Татар халкының кул эшләре белән таныштыру,тәрбияченең сөйләмен аңларга,сорауларга җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.Сенсор культураны ,сүзлек байлыгын, сөйләмнең грамматик төзелешен үстерү.Төсле кәгазьдән киселгән бияләй формасын бизәү.Чисталык,пөхтәлек ,тырышлык ,киемнәргә сакчыл караш тәрбияләү. -
22 март-су чыганакларын саклау көне. 22.03.2016

Максат:
1.Балаларга табигатьтә су, аның үсемлекләр, хайваннар, кешеләр тормышындагы ролен аңлату.
2.Балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү.
3.Табигатькә, яшәү чыганагы булган суга, су байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү.
4. Гади тәҗрибә һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү.







