Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
31.03.2016

"Сөйкемле Шүрәле " иҗат бәйгесендә актив катнашып,безнең бакча коллективы I дәрәҗә лауреат исеме белән бүләкләнде.
-
"Сөйкемле Шүрәле"бәйгесендә катнаштык. 31.03.2016

Күренекле халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Сөйкемле Шүрәле" иҗат бәйгесендә катнашып, безнең бакчага йөрүче Хабибрахманов Данил һәм Хабибрахманова Азалия III нче дәрәҗә лауреат исеме белән бүләкләнделәр.
-
Яз турында халык сынамышлары. 30.03.2016

Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры була.
Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.
Кара карга килгәч, бер айдан кар кар китәр.
Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.
Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.
Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.
Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.
Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.
Яз көне елгаларда су артмаса,ашлык уңмас.
Яз көне хайван аяк эзләре эресә, җылытыр.
Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.
-
Нәүрүз бәйрәме үткәрдек. 29.03.2016

Бүген әниләрне чакырып , башлангыч класс укучылары белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрдек.Бәйрәм бик күңелле узды.Матур җырлар ,шигырьләр белән уеннар үрелеп барды.
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә рәсем эшчәнлеге. 28.03.2016

Тема :Әни белән бакчадан кайтабыз.
Максат :Рәсемдә әти-әниләр белән очрашу сөенечен бирә белергә өйрәтү.Кеше фигурасын ясау алымын ныгыту.Зур кеше һәм бала рәсемен ясарга,зурлыкларын дөрес бирә белергә өйрәтү,ясаган рәсемнән шатлык хисләре тудыру. -
Агачларның яшәрүен күзәтәбез. 25.03.2016

Тәрәзә төпләренә күзәтүләр үткәрү өчен агач ботакларын алып кереп, суга утыртып куйдык. Тал песие агачыбыз матураеп ,яшәреп китте.
ТАЛ ПЕСИЕ
Кар эри, сулар җәелә,
Агачлар тора тездән.
Бөреләр яңа уяна-
Язның килүен сизгән.Ботакларда бер яфрак юк,
Урман, кыр әле шәрә.
Менә шул чакта инде мин
Чәчәк атып җибәрәм.Иртә- кичен картыранып
Бөрешеп тора имән.
Мин чәчәк атып утырам-
Салкынга башым имәм. -
Русский язык.(подготовительная группа) 24.03.2016

Тема : Весна.
Задачи :Активизировать в речи вопросительных предложений со словами где?что делает? Развивать внимание ,воображение ,памяти.Воспитывать любовь к весне.Игра "Круг-кружочек" -
Уртанчылар төркемендә сөйләм теле үстерү. 23.03.2016

Тема : Бияләй һәм перчатка.
Максат :Татар халкының кул эшләре белән таныштыру,тәрбияченең сөйләмен аңларга,сорауларга җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.Сенсор культураны ,сүзлек байлыгын, сөйләмнең грамматик төзелешен үстерү.Төсле кәгазьдән киселгән бияләй формасын бизәү.Чисталык,пөхтәлек ,тырышлык ,киемнәргә сакчыл караш тәрбияләү. -
22 март-су чыганакларын саклау көне. 22.03.2016

Максат:
1.Балаларга табигатьтә су, аның үсемлекләр, хайваннар, кешеләр тормышындагы ролен аңлату.
2.Балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү.
3.Табигатькә, яшәү чыганагы булган суга, су байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү.
4. Гади тәҗрибә һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
-
Котлы булсын Нәүрүз бәйрәме! 21.03.2016

Нәүрүз
"Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.
XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Шәкертләрнең болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү. Бераз сыйланып алучылар да булган, чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган. Алар күчтәнәч, акча тәлап иткәннәр:
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад.







