Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Хәзерлек төркемендә кисеп-ябыштыру эшчәнлеге. 02.03.2016

Тема : Күңелле яз.
Максат : Төрле формадагы аерым өлешләрне кисеп катлаулы булмаган сюжет төзү,бер-берсенең фикере белән килешеп, күмәк эш эшләү,уисү алымнарын камилләштерү өстендә эшне дәвам итү, пөхтә итеп ябыштыру күнекмәсен ныгыту,Эшләгән эштән куаныч таба белергә өйрәтү. -
Язның беренче көне белән! 01.03.2016

Язның беренче көне белән котлыйбыз!Яз көне кебек матур булыйк ,яз кояшы кебек балкып яшик, эшләрегездә һәм тормышыгызда уңышлар, кайгы-хәсрәтсез аяз көннәр телибез.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез. 29.02.2016

Тиздән .бик тиздән безнең олы йөрәкле Әниләребезнең бәйрәмнәре якынлаша.Җир йөзендә иң кадерле ,иң газиз әниләребезне котларга бездә ныклап әзерләнәбез.Әниләребезне котларга үз кулларыбыз белән бүләкләр ясадык.
-
Кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге. 26.02.2016

Тема : Ваза бизәү.
Максат : Балаларны әзер бирелгән вазага бармак башлары белән бизәкләр ясарга өйрәтүне дәвам итү.Бармаклар белән рәсем ясау күнекмәләрен үстерү.Төсләр буенча белемнәрен ныгыту.Рәсем ясауга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру. -
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә математика эшчәнлеге. 25.02.2016

Максат :Үзлекләреннән кушу ,алуга арифметик мәсьәләләр төзергә,чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү;санның тәртип һәм микъдар мәгънәсе турында күзаллауларын ныгыту,"Ничә?","Ничәнче?","Ничәнче урында?"сорауларына җавап бирү күнекмәләрен ныгыту;геометрик фигураларны модельлщштерү күнекмәсен камилләштерү.
-
Сөйләм теле эшчәнлеге зурлар төркемендә 24.02.2016

Тема :Кояш гомере телим мин әнием сиңа.
Максат :Гаиләдә әни кешенең роле.әниләрнең вазыйфалары турында белемнәрен киңәйтү,аларга ярдәм итәргә кирәклеген аңлату.Якын кешеләренең кадерен белергә,аларны яратырга кирәклеген аңлату,Әниләр турында җырлар тыңлау. -
"Ягез әле малайлар ! 20.02.2016

Бүген бакчабызда "Ягез әле малайлар!" кичәсе үткәрдек.
Малайларыбыз үзләренең җитезлекләрен. тапкырлыкларынһәм көчләрен күрсәттеләр.Бәйрәм бик күңелле үтте.Һәр малайга медальләр тапшырыды.Кичә ахырында бәйрәм белән котлап кечкенә генә истәлекле бүләкләр тапшырылды. -
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә рус теле эшчәнлеге. 19.02.2016

Тема: Город и транспорт.
Задачи : Совершенствование умений и навыков понимать и отвечать предложения с вопросительными словами чем? когда? где? кому? что делает?Развивть логическое мышление и память.Воспитывать желание учить русский язык. -
Алган белемнәребезне ныгытабыз. 18.02.2016

Иртәнге режим вакытында математика эшчәнлегендә алган белемнәрне ныгытабыз,
Максат : шакмаклы дәфтәр битендә ориентлашу, геометрик фигураларның рәвешен үзгәртү күнекмәсен үстерү һәм геометрик фигураларны модельлщштерергә өйрәтү.Геометрик фигуралардан мөстәкыйль рәвештә төрле композицияләр төзү,алар турында сөйли белү күнекмәләре бирү. -
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә сөйләм үстерү эшчәлеге. 17.02.2016

Тема :А,а хәрефе һәм аның үзенчәлекләре,хәрефләр кассасындагы урыны.
Максат : А,а хәрефе һәм аның үзенчәлекләре ,хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү.Әдәби әсәрне ишетеп кабул итү күнекмәләрен үстерү,танып -белү процессына карата кызыксыну уяту,А,а авазларын язу.
Эшчәнлек барышы.
1.Алсу һәм алма сүзләренә аваз анализы ясау,аларның модельләрен чагыштыру,
2.А,а хәрефләренең кассадагы урыны.
3.Фишканы а хәрефенә алыштыру.
4.Алсу сүзе белән "Тере модельләр" уены оештыру.







