Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
21.12.2015

-
Яңа елны зарыгып көтәбез. 18.12.2015

Бакчабызда инде Яңа елга әзерлек эше башланды. Бүлмәләрне бизәдек , ишегалдына кардан сыннар ясый башладык.Балалар белән матур җырлар,шигырьләр ,биюләр өйрәнәбез.
-
Мәктәптә дәрес карадык. 17.12.2015

Хәзерлек төркемендәге балалар белән1 класс укучыларының укулары белән һәрвакыт кызыксынып торабыз.Шуңа күрә аларның дәресләрендә еш булабыз.Аларның дәресләрен карау балаларда укуга кызыксыну уята.
-
Яңа ел бәйрәменә әзерләнәбез. 14.12.2015

Көн саен балалар белән Яңа ел бәйрәменә әзерләнәбез.Матур җырлар. шигырьләр өйрәнәбез.
Чыршы, чыршы без синеСагынып көттек ел буеСин тагын да матурракБизәлгәнсең бу юлы. -
Әкият сәхнәләштердек. 11.12.2015

"Әтәч - Кызыл Кәпәч" әкиятен сәхнәләштердек.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар хайваннар турындагы әкиятләрне аеруча яраталар. Ләкин, шуны да искәртергә кирәк, әкиятләрне сайлаганда балаларның яшь аерымлыкларын, әкияттәге образларның балага ни дәрәҗәдә аңлаешлы, якын булуын истә тотарга кирәк. Татар халык әкиятләрендә, нигездә, уңай тәэсирләр уята торган вакыйгалар сурәтләнә. Яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә, геройларның төп сыйфатлары булып батырлык, өлкәннәргә хөрмәт, намуслылык, яхшы күңеллелек санала. Куркактан, әләкләүчедән, ахмактан көлгән әкиятләр дә балага әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйный. Баланың әкиятне тыңлаганда мәгънәсенә төшенүе, идея эчтәлеген дөрес аңлавы зарури.
-
Кунакта бигрәк рәхәт! 09.12.2015

Конкурс башланыр алдыннан балалар бер-берсе белән танышканнар ,биегәннәр ,җырлаганнар.Бәйрәмне бик ошатып,тагын барасылары килеп,зур горурлык хисе белән кайттылар.
-
Котлыййбыз сине Зилә!!!. 09.12.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә йөрүче Локманова Зилә, 8 декабрь көнне район күләмендә үткәрелгән "ГОЛОСОК" җыр конкурсында катнашты. Диплом һәм истәлекле
бүләкләр белән бүләкләнде . -
Кечкенәләр төркемендә ачык танып-белү эшчәнлеге. 07.12.2015

Тема :"Чыршы бизибез.
Максат: Балаларның Яңа ел бәйрәме турындагы күзаллауларын баетуны дәвам итү,балаларның "Яңа ел бәйрәме" темасы буенча сүзлеген активлаштыру, тәрбияче соравынаҗавап бирү осталыгын,игътибарын,күзәтүчәнлеген,сенсор тою сәләтен үстерү,Чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү.Чыршы. чыршы без синеСагынып көттек ел буеСин тагын да матурракБизәлгәнсең бу юлы. -
Без саф һавада прогулкада. 04.12.2015

Саф һавага чыгу балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә. Балалар саф һавада төрле уеннар уйнарга бик яраталар, шул ук вакытта уен хәрәкәт күнекмәләрен үстерүнең төп ысулы да булып торалар. Тәрбияченең төп бурычы – саф һавада хәрәкәт уеннарын оештыру өчен тиешле шартлар тудыру, аларны балаларга файда китерерлек һәм аларның кәефен күтәрерлек итеп оештыру. Бу төр уеннар, балалар төркем белән бергәләшеп башкарган очракта, аның гомуми үсешенә зур өлеш кертәләр: социаль (аралашу белү), эмоциональ (шатлана-шаяра белү) һәм интеллектуаль (аң-белем) сыйфатларын камилләштерәләр. Урамда, ачык һавада оештырылган уеннарның балага никадәр зур шатлык китерүе, яхшы кәеф һәм канәгатьләнү хисен бирүе – мөһим фактор. Шул ук вакытта алар әйләнә-тирә дөнья, табигать белән таныша; тереклек ничек яши, аны ничек сакларга була дигән сорауларга җавап эзли.
-
Зурлар төркемендә физкультура эшчәнлеге 02.12.2015

Максат :Балаларда игътибарлылык,җаваплылык, сакчыллык, бер-берсенә ихтирам хисләре тәрбияләү.Йөгергәндә бер-берсе арасында дөрес аралык саклау күнемәләрен үстерү.
Хәрәкәтле ярыш-уен вакытында балаларның йөгерү, сигнал буенча хәрәкәт итә белү күнекмәләрен үстерү.Балаларда өлгерлек,җитезлек сыйфатлары тәрбияләү.







