Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Й авазы белән таныштыру. 03.02.2016

Максат : Сүзләргә аваз анализы ясарга өйрәтү, Й авазы белән таныштыру.Ике сүзнең моделе буенча чагыштыру анализы яарга өйрәтү.Бирелгән авазга тәмамланган сүзләрне сайлап ала белүләрен ныгыту, Балаларда бер-берсен игътибар белән тыңлый һәм дөрес итеп сөйли белүләренә омтыллыш тәрбияләү.
Май ,майка сүзләренә аваз анализы ясау.
-
Сәләтле балаларыбыз белән горурланабыз! 02.02.2016

""Салават күпере " журналының 2016 елның №1нче санында мәктәпкә хәзерлек тәркемендә йөрүче Локманова Зиләнең ясап ңибәргән рәсеме басылып чыкты. Зилә безнең балалар бакчасының активисткасы . Без аның эшләре белән горурланабыз!Киләчәктә дә зур уңышлар яулавын телибез .
-
Физкультура эшчәнлеге. 01.02.2016

Максат :Балаларның хәрәкәт күнекмәләрен камилләштерү.Балаларда игътибарлылык,төгәллек,ярдәмчеллек,сакчыллык тәрбияләү.Озынлыкка сикерү һәм гимнастик эскәмиядән уч төпләрендә һәм тезләрдә аркага йөк куеп мүкәйләү күнекмәләрен үстерү.Уеннар аша йөгерү. сикерү,еракка ату күнекмәләрен үстерү."Ике сызык" хәрәкәтлеуенын оештыру.Җитезлек.кыюлык,өлгерлек сыйфатлары тәрбияләү.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә. 29.01.2016

Тәрбияче һәрвакыт балалар белән янгын куркынытчсызлыгы буенча әңгәмәләр үткәреп тора.Әти-әниләре өйдә булмаган вакытта шырпы белән уйнамаска , .газны бормаска икәнен исләренә төшереп тора.
-
Чисталык яратабыз. 28.01.2016

Без һәрвакыт группада чисталык һәм тәртип булуын яратабыз.Уйнаган уенчыкларыбызны үзебез дә юып куябыз.
-
Бездә кышлаучы кошлар. 27.01.2016

Максат: балаларның бездә кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү һәм ныгытуБалаларда шәфкатьлелек, миһербанлык хисләре тәрбияләү.Бездә кышлаучы кошларга җимлекләр ясап элү. Балаларның логик фикер йөртү сәләтен, хәтерен үстерү. Эшчәнлектә матур әдәбият әсәрләрен киң куллану.
-
Бакчабызда башлангыч профсоюз оешмасы . 26.01.2016

Бүген бакчабызга башлангыч профсоюз оешмасы членнары тәрбиячебез Шакурова Мәүлидә Мәүлетовнаны 50 яшьлек олуг юбилее белән котларга килделәр.Озак еллар бер урында нәтиҗәле хезмәте өчен Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
-
Медпунктта булдык. 25.01.2016

Бүген балалар белән медпунктта булдык.Фельдшер Рамилә апалары балаларга авыруларга каршы ничек көрәшү турында сөйләде. Балаларга сәламәтлекне саклауның кирәклеген төшендерде, сәламәтлекне саклауда су, һава, кояшның әһәмиятен; саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлатты. Балаларда үз сәламәтлекләренә карата җаваплы караш тәрбияләде.
-
Туган көнең белән котлыйбыз! 22.01.2016

Кадерле хезмәттәшебез Шакурова Мәүлидә Мәүлетовнаны 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.Син 30 елдан артык гомереңне мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүгә багышладың. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!
Туган көнең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.Иң изге теләкләр белән бакча коллективы
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәтү эшчәнлеге. 20.01.2016

Максат : Сүзгә аваз анализы ясау күнекмәсен камилләштерү. Бирелгән сүздән беренче һәм соңгы авазны аерып алуга күнегүләр бирү."Күл"сүзенә аваз анализы ясау."Күл" һәм"мүк"сүзләрен чагыштыру.
"Сүзне уйлап әйт" уены оештыру.







