Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Мәктәпкә әзерлек группасында математика эшчәнлеге. 10.05.2016

-
Саф һавада уйнарга яратабыз. 05.05.2016

Саф һавада үткәрелгән уеннар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик яктан тәрбияләүдә әһәмиятле чараларның берсе. Хәрәкәтле уен вакытында сәламәтләндерү, тәрбияви, белем бирү бурычлары үтәлә. Балаларның төрле хәрәкәтләре һәм эшчәнлеге белән тәрбияченең дөрес җитәкчелек итүе аларның йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир ясый, хәрәкәт итү аппаратларын ныгыта, матдәләр алмашын, аппетитны яхшырта, сәламәт йокыга булышлык итә. Саф һавада үткәрелгән уеннарда балаларның төп хәрәкәт эшчәнлеге: йөгерү, сикерү, үрмәләү, ыргыту кебек күнекмәләр камилләшә. Балаларда физик сыйфатлар: җитезлек, тизлек, көчлелек, түземлек тәрбияләнә. Хәрәкәтле уеннарны игьтибар сорый торган уеннар белән чиратлаштырырга кирәк. Һәр баланың шәхси физик мөмкинлекләрен күздә тоту мөһим. Хәрәкәтчән һәм аз хәрәкәтчән балалар белән төркемләп эшләү тәрбиячедән күнегүләрне, җиһазларны җентекләп сайлауны таләп итә.
-
Матур күбләкләр кисеп ябыштырдык. 04.05.2016

-
1Май -Яз һәм Хезмәт бәйрәме!!! 01.05.2016

Барыгызны да 1Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәмнәре белән котлыйбыз.Тазалык,саулык,тынычлык телибез.
-
Тәрбиячеләр УМК буенча укып кайттылар. 29.04.2016

28-29 апрель көннәрендә тәрбиячеләр һәм бакча мөдирләре балалар бакчасында ике дәүләт телен өйрәтү буенча 16 сәгатьлек семинарда булып. күп белемнәр алып .эшчәнлекләр карап,кулларына сертификатлар алып кайттылар.
-
Г.Тукай әкиятләрен яратып уйныйбыз. 28.04.2016

-
Семинарда катнаштык. 27.04.2016

27 апрельдә Арчаның сәнгать мәктәбендә хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча эчтәлекле семинар булып узды.Бу җыелышта һәр оешманың җитәкчеләре һәм хезмәтне саклау буенча җаваплы кешеләр катнашты.
-
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел! 26.04.2016

Җир йөзендә үзенең яшәешен раслаган, киләчәктән үзенә лаеклы урын даулаган һәр халык рухи кыйбласын билгеләгән асыл улларын, бөек затларын барлый, аларны зурлап, олылап дөньякүләм киңлекләрдә танытырга омтыла. Кылган гамәлләрен, хезмәтләрен тәкъдир итеп, аларга мәһабәт һәйкәлләр куя; зиннәтле музейлар ача; исемнәрен җырларга куша; китап битләрендә терки; истәлек такталарда, урам атамаларында мәңгеләштерә.
Татар халкының да бар ихтирамга һәм игътибарга лаек уллары. Шуларның берсе – халкыбызның сөекле улы, даһи шагыйрь Габдулла Тукай! Быел аның тууына 130 ел! Һәр ел саен халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә.
Шатлыгыннан бүген апрель көлә,
Көлү тавышы – һәрбер инештә.
Карлар түгел, җирнең җаны эри, -
Апрель аңа шундый килешкән!
Апрель булып, илгә Тукай килә, -
Үлгән җаннар, каннар яңара.
Яз аенда кем соң хыялланмый
Тукай кебек яшәп янарга!
Апрель булып, җиргә шатлык килә,
Яз уяна һәрбер күңелдә.
Күзен ача агач бөреләре, -
Чәчәкләргә илем күмелә.
Апрель булып, җиргә Тукай килә,
Мәңгелек яз җиргә китерә.
Шул язларны йөрәкләргә салып,
Киләчәккә безгә илтергә!
-
Конкурсларда катнашабыз. 25.04.2016

Хәзерлек төркеменә йөрүче Локманова Зилә "Театр -как театр" исеме астында Республика кокурсында катнаштып,"Нәфис сүз" номинациясендә уңышлар яулады.
-
Уңышлар сиңа Шәймурат! 25.04.2016

Нуриев Шәймурат "Театр-как театр "исеме астында матур шигырьләре белән Республика конкурсында катнашып,"Нәфис сүз" номинациясендә уңышлар яулады.







