Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Иҗади рәсем ясау" 24.05.2016

Максат: -мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади зәвыгын, күзаллавын, уйлап табу сәләтен үстерергә; бармакларның һәм кул чугының хәрәкәтләрен камилләштерергә ярдәм итә торган эшчәнлек төре иҗади рәсем ясау алымнары турында белемнәрен арттыру;
-
"Безнең күзәтүләр" 23.05.2016 Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора. Балаларыбыз тәрбияче апалары белән кышын тәрәзә төпләрендә суган үстерәләр , аның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызык. Иртә язда , клумбаларга утырту өчен , орлыклар чәчеп чәчәк үсентеләре үстерәбез .

-
"Биюләр өйрәнәбез" 20.05.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән биюләр өйрәнәбез.Бию-матурлыкка, гүзәллеккә өйрәтә, гәүдә, аяк-кулларның туры һәм төз, башның югары күтәрелгән булуын таләп итә. Бию хәрәкәтләре тигез башкарыла. Хәрәкәттә аяк-куллар, гәүдә, баш, муен кат-наша. Димәк, бию ул – физик тәрбия чарасы да.Татар халык биюләре үзләренең нәфислеге, затлылыгы, биюченең зирәклеге һәм кыюлыгы белән әсир итә.
-
"Бәрәңге утырттык" 19.05.2016

Балалар бакчасы хезмәткәрләребез күп еллар инде бакчада бәрәңге утырту белән шөгыльләнәләр. Менә бүген дә алар, үзләренең йолаларына туры калып, бәрәңге утыртырга чыктылар. Уңыш мул булсын!
Бәрәңге булса яшәп була ул ,-ди дөнья күргән кешеләр. Табындагы икенче икмәк, уртача климатны үз иткән, йомшак туфрак, яктылык һәм су яратучы үсемлек, чөнки үзе дә ул 75 процент судан тора. Ләкин бәрәңге уңышы һава торышыннан тыш, җиргә утырткан орлыкның сыйфатына да нык бәйле.
-
Әвәләү эшчәнлеге "Чәчәкле алан" 18.05.2016 Максат: балаларның уйлау, фикерләү, иҗат итү сәләтләрен үстерү; үзләре теләгәнчә, мөстәкыйль уйлап, чәчәкләр әвәләргә өйрәтү; әвәләүнең төрле алымнарын ныгыту;тәгәрәтү, кысу, тартып чыгару, чеметеп алу, өлешләрне бер-берсенә ябыштыру, шомарту, Кул бармак хәрәкәтләре координациясен камилләштерү. ТРИЗ элементларын кулланып, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү. Балаларда сынлы сәнгать әсәрләренә карата кызыксыну уяту.

-
Язгы эшләр 17.05.2016

Максат:-Яшелчә (суган) белән тирәннәнрәк таныштыру;безнең бакчаларда үсүче яшелчәләрне аерырга өйрәтү,яшелчәләр турында табышмаклар әйтү;балаларда суган үстерү теләге тудыру, суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү ,хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.
-
Саф һавада физик тәрбия бирү эшчәнлеге 16.05.2016

Максат:- ераклыкка сикерү күнекмәләрен ныгыту, җитезлек, кыюлык,өлгергәнлек сыйфатлары тәрбияләү; уеннар аша өйрәнгәннәрне ныгыту.
-
"15 май - халыкара гаилә көне белән !" 13.05.2016 Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Кеше һәм гаилә. Бу ике төшенчә бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кешене гаиләсез, ә гаиләне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Җир йөзендә бәхетле һәм тату гаиләләр күбрәк булсын иде. Һәр гаиләдә балаларның шатлыктан көлгән авазлары тынмасын!

-
"Чәчәкле аланда" 12.05.2016

Максат: урман, болын чәчәкләре, аларның килеп чыгышы, файдасы белән таныштыру;балаларның гөлләр, чәчәкләр турында булган белемнәрен барлау; табигатькә, үсемлекләргә карата мәхәббәт, сак караш тәрбияләү.
Яшәсен бу туфракта җирнең
Һәр үләне, чәчәге, куагы.
Ни әйтсәң дә, без бит – җир хуҗасы
Тугел дуслар – аның кунагы.
-
Режим вакытында мөстәкыйль шөгыльләнү. 11.05.2016

Максат: Геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыту,логик фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен яхшырту.







