Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Сөйләм үстерү ( уртан. төркеме) 07.09.2016
Тема: Көз күчтәнәчләре.Максат:Балаларның көз,көзге уңыш турындагы күзаллауларын киңәйтү, яшелчәләр (кыяр, суган, помидор)турындагы белемнәрен уен барышында ныгыту."Бер - күп" дидактик уеның оештыру. Балаларда сорауларга җавап бирү теләге тәрбияләү.
-
хәрәкәтле уеннарны яратып уйныйбыз 06.09.2016

Максат:Таныш уеннарны мөстәкыйль рәвештә оештыра белергә өйрәтү эшен дәвам итү,уеннарны ахырга кадәр уйнау күнекмәләрен ныгыту.Балаларда уенга теләк тәрбияләү.
-
Китаплар белән танышу 05.09.2016

Китап - киңәшчен синең
Дустын, ярдәмчен.
Ул хөрмәткә бик хаклы
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә
Битләрен дә ертма син,
Керле кулын белән аны
Беркайчан да тотма син.
-
Балалар бакчасы буйлап сәяхәт 02.09.2016

Максат: Балалар бакчасына карата ярату хисләре , уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү. Баланың игътибарлылыкларын, куелган максатны аңлый белү сәләтен үстерү. Яңа килгән балаларга бакча кагыйдәләрен өйрәтү, иптәшләре белән таныштыру.
-
1 сентябрь-Белем көне белән ! 01.09.2016

Барыгызны да яңа уку еллары белән котлыйбыз.Эшләрегездә уңышлар телибез.
-
1нче июнь — Халыкара балаларны яклау көне. 01.06.2016 Календарьда кызыл белән билгеләнмәсә дә, бу көн аеруча истәлекле булып күңелгә кереп кала. Газиз балаларыбыз бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә һәрвакыт әти-әни кайгыртуын, сөюен, якыннар игътибарын тоеп яшәсен. Илдә һәрвакыт тынычлыклар булсын, беркемгә дә ятимлек ачысын тоярга язмасын. Тирә-якта һәрвакыт балаларның шат авазы яңгырасын. Чын күңелдән бәйрәм белән сезне, балалар!

-
Сабантуйлар җитә 30.05.2016

Максат: Балаларны Сабантуе бәйрәме белән якыннан таныштыру, килеп чыгышын, ни өчен “Сабантуй” дип аталуын анлату. Милли уеннар аша хәрәкәт активлыкларын үстерү һәм ныгыту. Балаларда милли бәйрәмнәргә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.
-
"Сау бул бакчабыз!" 27.05.2016 -Хөрмәтле балалар, менә бакчабыздагы соңгы бәйрәм иртәсе ахырына якынлашты. Без сезгә иң изге теләкләрне телибез. Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау сәләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар сезгә, балалар!

-
Гөлчәчәккә күмәбез 26.05.2016

Барлык балалар да – оста бакчачылар. Алар кызыксынучан, барлык яңа үзгәрешләрне яраталар , күрәләр, аларга бакча эшләре үзләренә бер рәхәтлек бирә. Шуңа күрә балалар белән гөлләр утырту матур традицияләребезнең берсе.
-
"Ком терапиясе" 25.05.2016

Ком белән уйнау баланың узаңы үсешенә тәэсир итүе инде борынгы заманалардан ук билгеле. Чыннанда , бала бу уенда үз фантазиясенең никадәр бай булуын чагылдыра ала. Бүгенге көндә бу терапиянен гади бала өчен генә түгел, ә үсешендә кайбер кимчелекләр булган балалар өчен дә әһәмияте зур.







