Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
23 апрель-Бөтендөнья китаплар һәм авторлык хокукы көне. 23.04.2016

Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», — ди П.А. Павленко.
Китап турында мәкальләр :* Китап – бер нәселнең икенче нәселгә калдырган мирасы.
* Китап – тормыш көзгесе.
* Китап укысаң, белемең артыр, укымасаң – белгәнең дә онытылыр.
* Китап – якын сердәш, ялкаулык – яман килендәш.
* Китапның белмәгәне юк.
* Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.
* Күп йөргән күп белмәс, күп укыган күп белер.
Өйрән миннән тел, дисең,
Миндә барлык сер, дисең,
Белмәгәнең бел, дисең,
Яктырсың, дисең, аңың,
Минем сөйгән китабым!
Искерсәң дә, уңсаң да,
Я таушалган булсаң да,
Аунатмыйм мин тузанда –
Син кадерле, син якын,
Минем сөйгән китабым!
-
22 апрель-Бөтендөнья җир көне. 22.04.2016

Бүген без “Җир көне”н билгеләп үтәбез. 22апрель- Җир көне, аның туган көне. Бу көнне кешеләр табигатькә чыгалар, агачлар утырталар, тирә-якны чистарталар. Җирдәге тереклек һәм Җир планетасы бик үзенчәлекле. Без аны үзебез өчен дә, киләчәк буыннар өчен дә сакларга бурычлы.
Җир –анабыз, гүзәл табигатьең,
Иксез- чиксез дала-кырларың
Суларың саф булсын, һаваң чиста,
Шаулап торсын яшел урманың.
-
Сәламәтлек -иң зур байлык. 21.04.2016

Сәламәтлек-ул иң зур байлык.Һәр кешенең , шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәзхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге-ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге.Һәр көнне фельдшер Рамилә апалары балаларның сулыш юлларын тыңлый ,балаларның сәламәлеге белән кызыксына.
-
Габдулла Тукай әкиятләре буйлап. 20.04.2016

Максат : Рәсемдә танып әкиаят геройларын чагылдыра белергә өйрәтү эшен дәвам итү ;төрле буяу чаралары кулланып,чиста-пөхтә эш итә алуларына ирешү.
-
Семинарда булып кайттык. 19.04.2016

Бүген тәрбиячеләр Арчаның №8 нче номерлы балалар бакчасында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган семинарда катнаштылар.Эшчәнлекләрне карап үзләренә бай тәҗрибә туплап ,зур канәгатьләнү хисе белән кайттылар.
-
18 апрель - Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне . 18.04.2016

Татарстан халкы өчен бу дата аеруча истәлекле көнгә әверелә бара. Республикабыз территориясендә Россиядә генә түгел, дөнья күләм танылу алган бик күп тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр урнашкан.
Балаларга һәйкәлләр, аларның әһәмияте турында сөйләдек. Районда һәм шәһәрдә куелган һәйкәлләр, аларның тарихы да балаларда кызыксыну уятты.
-
Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсендә катнаштык. 16.04.2016

16 апрель көнне район үзәгендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бик матур бәйрәм кичәсе булып узды. Бу бәйрәмдә һәр балалар бакчасыннан тәрбиячеләр һәм бакча мөдирләре катнашты.
-
Бүген без өмәдә !!! 15.04.2016

Районыбызда 1 апрельдән территорияләрне санитар чистарту,төзекләндерү, яшелләндерү икеайлыгы башланып китте.15 апрель район күләмендә территорияләрне чистарту буенча өмә дип игълан ителде.Һәр учреждение үз территориясен чистартуда актив катнаша.Без дә үзебезнең бакча территориясендәге карларны тараттык.бозларны ваттык,чыккан чүпләрне җыйдык.
. -
Хәрәкәтле уеннарны яратып уйныйбыз. 14.04.2016

Кичке режим вакытында хәрәкәтле уеннарны балалар яратып уйныйлар.Уен балаларда җитезлек,көчлелек,түземлелек,игътибарлылык сыйфатларын үстерергә ярдәм итә.Иптәшләрен күзне йомган килеш каплап танырга, уенның бүтән вариантларын уйлап табарга өйрәнәләр.
-
Русский язык (подготовительная группа) 13.04.2016

Тема :Скоро в школу.
Задачи : Совершенствовать умений и навыков восприятия русской речи на слух и говорения.Научить правильно понимать и употреблять предлоги "в", "на".Научить составлять рассказ по картине "В школе".Организовать игру "Что это?"Воспитывать бережное отношение к школьным прнадлежностям.







