МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
18.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында 6 класс укучылары белән "Герой - балалар кемнәр алар?" исемле класс сәгате үткәрелде. Укучылар үзләренең авыл җирлегендә яшәгән, тылда зур хезмәт куйган сугыш чоры балалары белән очрашканнар иде. Әлеге класс сәгатендә өлкәннәр белән, беррәттән, фронтта алгы сызыкта булган герой-балалар, аларның батырлыклары белән таныштылар. Класс җитәкчесе тарих укытучысы Хәбибуллина Гөлназ Галимҗан кызы.
-
Профсоюз чаңгы ярышы 17.02.2015

17 нче февраль көнне Арча шәһәре стадионында мәгариф оешмалары хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышы булды. Безнең мәктәптән Ситдиков А.Г. Гилязиев Х.Р., Ахметзянова Г.Х., Хасанова Л.М. әлеге ярышта катнаштылар. 40 яшьтән узган ир-атлар арасында Ситдиков Г.Х. 3 урын, 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында Ахметзянова Г.Х. 3 урынны яуладылар. Катнаш эстафетада безнең команда икенче булды. Чаңгычылар командасын зур җиңүләре белән котлыйбыз! Молодцы, коллегалар!
-
Муса абый балаларның яраткан шагыйре 16.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Әзәк башлангыч мәктәбендә "Муса абый- балаларның яраткан шагыйре" исемле кичә үткәрелде. Балалар Муса Җәлилнең тормышы, сугыш чорындагы иҗаты турында күп мәгълүмат алдылар. Үзләре дә аның шигырьләрен яттан сөйләделәр,аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар. "Карак песи", "Кызыл ромашка", "Сәгать" шигырьләрен сәхнәләштерделәр.
-
15 нче февраль - Муса Җәлил туган көн 14.02.2015

Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, "Гомеремне дә бирәм халкыма..." исемле әдәби кичә үткәрелде. Никадәр вакыт үтсә дә, аның шигырьләре үзләренең кыйммәтен югалтмый. Хәзерге көндә Муса Җәлил исеме илгә бирелгәнлек, батырлык һәм ныклык символы булып тора.
-
Изге Вәли көне 14.02.2015

14 февраль - Гашыйклар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 7-9 класс укучылар арасыннан 4 пар "Ике йолдыз" кичәсендә катнаштылар. Кичәне инглиз теле укытучысы Гарипова Ләйсән Наил кызы һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студенткасы Шакурова Лилия оештырдылар. Парлар матур итеп очрашу тарихларын уйнап күрсәттеләр, инглиз телендә бер-берләренә матур сүзләр әйттеләр, бүләкләр бирделәр. "Идеаль пар" дип Фазлиева Илүзә һәм Кабиров Булат сайланды. Кичә бик күңелле узды.
-
"Җиңү язын каршылаганда...." 13.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Хәбибуллина Гөлназ Галимҗан кызы 5-6 класс укучылары белән Арча районы Советлар Союзы Геройларына багышланган "Җиңү язын каршылаганда...." исемле кичә үткәрде. Укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан Арча районы Геройларының батырлыгы, кыюлыгы, фидакарь хезмәтләре турында тулырак мәгълүмат алдылар. "Патриот кем ул?" соравына җавап эзләделәр, батырлык турында шигырьләр сөйләделәр.
-
"Аҗаган" уены 12.02.2015

Бүген мәктәбебездән 8 укучы Яңа Кырлай мәктәбендә уздырылган "Аҗаган" уенының зона ярышларында катнаштылар. Барлыгы 10 мәктәп үзара көч сынаштылар.
Укучылар граната ыргыттылар, снайперларча төз аттылар, вакытка противогаз киделәр, яралыны бер урыннан икенче урынга күчеделәр, билгеләнгән урыннан миналар эзләделәр, интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр, каршылыклар аша уздылар. Уен бик кызыклы булды, һәр команда үз көчен сынап карады.
-
Чаңгы ярышы 11.02.2015

Бүген мәктәбебездә 1-9 класс укучылары арасында Бөек Җүңүнең 70 еллыгына багышланган чаңгы ярышы үткәрелде. Теләге булган һәркем чаңгыга басты. Укучылар җитезлектә, чыдамлыкта үзара көч сынаштылар. 1-4 класслар арасында Хусаинов Илназ 1 урын, 5-6 класслар арасында Шакиров Илназ, Сайфуллина Динә 1 урын, 7-9 класс укучылары арасында Шарафиев Илназ, Саттарова Наилә 1 урыннарны яуладылар. Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Генераль җыештырулар 10.02.2015

Балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү - әхлак тәрбиясенең аерылгысыз өлеше. Шул максаттан бүген һәр класста генераль җыештырулар үткәрелде. 1-3 класс укучыларына бу чара бик ошады. Класслар ялт итте...
-
"Лыжня Татарстана - 2015" 09.02.2015

8 февральдә Арча стадионында үткәрелгән "Лыжня Татарстана -2015" чаңгы ярышында безнең мәктәп укучылары да актив катнаштылар. 7-12 яшьлек малайлар арасында 1 км арада Шакиров Илназ - 2 урын, 12-15 яшьлек кызлар арасында Сайфуллина Динә - 2 урын, Фазлиева Илүзә - 3 урын, 12-15 яшьлек егетләр арасында Шарафиев Илназ - 1 урын, Хусаинов Илнар - 2 урын, 15-18 яшьлек кызлар арасында Саттарова Наилә - 1 урын, Мукаева Ландыш - 2 урыннарны алдылар. Аларның тренерлары Ситдиков А.Г. үз яшь категориясендә 1 км арада шуып 3 урын яулады. Команда һәм аның тренерын зур җиңүләре белән котлыйбыз, яңа җиңүләр теләп калабыз!


















