МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Җиңел атлетика ярышы 05.05.2015

Мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмалары арасында уздырылган җиңел атлетика ярышында мәктәбебездән бер төркем укытучылар катнашты.
-
Безопасное колесо 2015 04.05.2015

-
"Арчаның талантлы яшьләре" 04.05.2015

"Арчаның талантлы яшьләре" тантанасында мәктәбебездән ике укучы катнашты. 8 нче сыйныф укучылары Шәрәфиев Илназ Роберт улы һәм Саттарова Наилә Наил кызы спорттагы уңышлары өчен бүләкләнделәр, диплом һәм бүләккә лаек булдылар. Әлеге талантлы яшьләр белән без горурланабыз һәм алда яңа үрләр яулауларын телибез!
-
1 Май бәйрәме белән! 01.05.2015

-
Флешмоб 30.04.2015

Команда нашей школы "Комета" приняла участие в музыкально-спортивном танцевальном антинаркотическом марафоне "Флеш моб батлл", посвященном 70-летию Победы в Великой Отечественной войне.
-
29.04.2015

Яз җиткәч, көннәр җылынгач мәктәп тирәсендә эшләр дә күбәйде. Укучылар, укытучылар буш вакытта яшелчә бакчасын, чәчәклекләрне, спорт мәйданчыгын чистарту өстендә эшлиләр. Әйләнә-тирәбез чүп-чардан арынгач, чистарып калгач, үзебезгә дә күңелле булып китте. Чисталыкны саклау үзебездән тора!
-
29.04.2015

Бүген 4 класс укучылары Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелгән белем бирү сыйфатын бәяләү мониторингында катнаштылар. Алар бүген татар теленнән йомгаклау эшен эшләделәр.
-
"Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!" 28.04.2015

Габдулла Тукай көннәре уңаеннан "Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!" - әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә Габдулла Тукай иҗатын үз итүче, шигърият яратучы укучылар катнашты. Алар Тукай шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Тукай дөньяда нибары 27 ел гына яшәсә дә, гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләребезнең берсе.
-
27.04.2015

Мәктәпкә Арча гуманитар - техник техникумы хезмәткәрләре килде. Алар үз уку йортлары хакында укучылар алдына эчтәлекле чыгыш ясадылар, уку шартлары белән таныштырдылар, 9 класс укучыларына буклетлар өләштеләр, үзләренә укырга чакырдылар.
-
Тукай туган көн! 26.04.2015

Татарстан - Тукай иле
Татарстан - безнең ил.
Бүген бездә Тукай көне
Кил бәйрәмгә, дустым, кил!
Бүген халкыбызның сөекле, яраткан шагыйре, бүгенге көндә дә шигърият күгендә балкып янган якты йолдызларның иң зурысы - Габдулла Тукайның туган көне. Г.Тукай - үзенең җаны,саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән табигатьнең чиксез матурлыгын, хозурлыгын, серлелеген бала җанына, аның саф һәм пакь күңеленә салучы, аларны киңәйтүче, тирәнәйтүче, ныгытучы. Тукай! Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык - безнең горурлыгыбыз.
Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек шәхесләргә дөнья бай.
Иҗтиһады белән маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!


















