МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Фәнис Яруллинны искә алу 07.02.2015

"Көрәш ул сабантуйларыңда кулыңа тастымал урап кемнәрнеңдер биленнән алу гына түгел. Тормыш өзлексез көрәштән гыйбарәт..." - дип яза Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәрендә. 7 нче класс укучылары класс сәгатендә әлеге әсәр турында фикер алыштылылар. Фәнис Яруллин батырлыгына сокландылар.
-
Якташыбыз белән очрашу 06.02.2015

Бүген безгә авылдашыбыз - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш архив идарәсе башлыгы - Ибраһимов Данил Исмәгыйль улы, аның апасы Сүрия ханым, абыйсы Шамил әфәнделәр кунакка килделәр. Данил Исмәгыйлевич белән очрашуга аның класс җитәкчесе - Татарстанның атказанган укытучысы Хасанова Рәшидә Фәйзрахман кызы да чакырылды. Данил әфәнде 1972-1982 елларда-Казан шәһәре мәдәният сарайларында концертмейстер, 1982-1993 елларда-ТАССР Дәүләт радиосында диктор, бүлек мөдире, 1993-2005 елларда - ТР Министрлар Кабинеты мәдәният, сәнгать һәм спорт бүлегендә әйдәп баручы һәм баш референт булып эшли.
-
05.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннары белән очрашулар дәвам итә. Бүген укучылар Иске Кырлай авылында гомер итүче Рәхимбаева Рәмлә Фәхретдин кызында кунакта булдылар. Рәмлә апа укучыларга тылдагы хезмәте, сугыш чорының авырлыгы турындагы хатирәләрен сөйләде.
-
03.02.2015

Бүген 3 нче февраль көнне 1 нче класс укучылары арасында "Иң матур язучы укучы" конкурсы үткәрелде. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Низаметдинов Кәрим беренче урынны алды. Аның дәфтәрләре чиста, пөхтә, язуы бик матур. Үрнәк алыгыз!
-
Хәрби-патриотик айлык
02.02.2015
Мәктәп күләмендә февраль ае - Хәрби -патриотик айлык дип игълан ителде.
-
02.02.2015

Китапханәдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә белән укучылар һәрдаим танышып торалар. Күргәзмәдә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары истәлекләре, сугыш ветераны Камалов Әнвәр Галәветдин улының тормыш юлы, герой пионерлар турында төзелгән альбомнар, сугыш тематикасына язылган әсәрләрне күреп була.
-
Очрашу 31.01.2015

Бүген 9 класс укучылары Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы белгечләре белән очраштылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйрова З.Ш. һәм спец. дисциплина укытучысы Сәетханова Ф.Г. уку йорты белән таныштырып, укырга керү тәртибен аңлаттылар.
-
30.01.2015

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хисматуллина Венера Бариевна 5 нче класста татар әдәбиятыннан Әмирхан Еникинең "Бала" хикәясендә "Солдатның эчке кичерешләре" темасы буенча дәрес үткәрде. Зариф образының кешелеклелеген, чын батыр булуын ачыкладылар. Әмирхан Еники 1941 елда ук әлеге хикәясе белән совет солдатына - татар солдатына һәйкәл куелуын раслый. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнгәндә әлеге дәрес бик актуаль булды.
-
ОГЭ га әзерлек 30.01.2015

Бүген 9 нчы класс укучылары өчен сайлап алу фәннәреннән консультацияләр үткәрелде. (Татар теле, җәмгыять белеме һәм биология)
-
29.01.2015

Беренче категорияле башлангыч класслар укытучысы Ситдикова Фәйрүзә Хәнәфиевна 4 нче класста татар теле фәненнән "Зат алмашлыклары" темасына дәрес үткәрерде.


















