МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
06.04.2015

Мәгариф һәм фән министрлыгының 26.03.2015 нче елгы № 2035/15 нче хаты һәм Арча районы Мәгариф идарәсенең 1.04.2015 нче елгы приказы нигезендә 13-15 яшьлек укучылар арасында социаль-психологик сорашулар үткәрелде.
-
Әйдәгез, өмәгә! 04.04.2015

Бүген тирә-юньне кардан чистарту максатыннан, укучылар һәм укытучылар өмәгә чыктык. Тизрәк мәктәп тирәсен кардан арындырып, мәктәбебез территориясе балкып утырса иде. Тиздән җир арчылыр, язгы эшләр башланыр.
-
02.04.2015

9 нчы классларда бүген тагын урак өсте. Алар татар теле фәненнән бердәм республика тесты эшләделәр.
-
Сингапур методикасы буенча укулар 31.03.2015

Арчаның 7 нче номерлы мәктәбендә Сингапур методикасы буенча трненинг укулар булып узды. 30-31 нче март көннәрендә мәктәбебезнең укытучылары шул методика буенча өйрәнеп, осталыкларын күтәреп кайттылар. Әлеге методика элементларын киләчәктә кулланып эшләргә уйлыйлар.
-
Саф һавада уеннар
28.03.2015
Шимбә көнне спорт сөючеләр саф һавада уеннар уйнадылар: җиңел атлетика түгәрәген үз итүчеләр бәхетле иде.
-
Татарча да яхшы бел...
27.03.2015
Бүген 9 класс укучылары татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен консультациягә килделәр. Алар барлык имтиханнарга да әзерләнеп өлгерү өчен, күп көч куярга кирәклеген аңлыйлар.
-
Педсовет утырышы 26.03.2015

Мәктәптә педсовет утырышы узды. Көн тәртибендә: өченче чирек йомгаклары, пробный ОГЭ нәтиҗәләре, имтиханнарга әзерлек мәсьәләләре каралды.
Шулай ук түгәрәкләр дә үз эшен дәвам итә: синтезатор түгәрәгенә йөрүче укучылар чираттагы дәрес алу өчен мәктәпкә җыйналдылар.
-
25.03.2015
Бүген 9 нчы класс укучылары рус теле буенча имтиханга әзерләнү өчен консультациягә килделәр. Күптән түгел генә, район буенча рус теленнән пробный ОГЭда үз көчләрен сынап кайттылыр алар. Нәтиҗәләр начар түгел, чын имтиханда да сынатмаска иде...
-
Түгәрәкләр эше туктап тормый...
24.03.2015
Мәктәбебез каршында эшләп килә торган "Оста куллар" түгәрәге эше каникулда да дәвам итә. Түгәрәккә йөрүче укучылар бисердән эшләгән гөлләрен бүлмәгә тезеп куйсалар, мәктәпкә яз кергән дип уйлап була. Күз явын алырлык, аллы-гөлле чәчәк атучы гөлләрне безнең мәктәпкә килеп күрә аласыз...
-
Имтиханнарга әзерләнүләр бара
23.03.2015
Көткән каникул көннәре җитсә дә, 9 нчы класс укучылары өчен "урак өсте" якынлаша. Алар график нигезендә, фәннәр буенча имтиханнарга әзерләнү өчен мәктәпкә киләләр. Дүшәмбе көн - математика көне иде.


















