МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Кызыклы тәнәфесләр 15.04.2015

Мәктәбебездә укучылар тәнәфесләрне бушка уздырмыйлар. Өстәл уеннарын үз итүчеләр шахмат, шашка уеннарында үзләрен сынап карыйлар. Алда оештырылган ярышларга әзерләнәләр.
-
15.04.2015

Мәктәптә 1-9 класс укучылары арасында барган каен бөресе җыю акциясе тәмамланды. Бөре җыюга куелган йөкләмәләр үтәлде.
-
15.04.2015
Бүген 4 класс укучылары уку техникасы буенча бердәм мониторинг тапшырдылар.
-
Космонавтика көне 13.04.2015

12 апрель -Бөтендөнья Космонавтика көне. Бу көнне мәктәбебездә космонавтикага багышланган тәрбия чаралары, рәсем конкурсы уздырылды. Укучыларга космос, аны өйрәнү тарихы, бу өлкәдә эшләгән галимнәр, беренче очучы-хайваннар, беренче космонавт Ю.А.Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова, космонавтлар, космик очышлар тарихы турында бик бай мәгълүмат бирелде.
-
Рәсем конкурсы 13.04.2015

"Галәмдә - Кеше батырлыгы!" темасы астында Косманавтика көне уңаеннан 1-9 клаас укучылары арасында рәсем конкурсы үткәрелде. Укучылар космик корабльләр, Ю.Гагаринны галәмдә чагылдырган рәсемнәр ясадылар.
-
Ата-аналар җыелышы 13.04.2015

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы уздырылды. Җыелышның көн тәртибе:
1. Өченче чирек нәтиҗәләре, алдагы чиреккә бурычлар. ОГЭ әзерлек.
2. Доклад "Тәмәкенең кеше организмына зыяны" Гарипова Л.Н.
3. Класс җитәкчеләре чыгышы.
-
Зирәк тиен 10.04.2015

Бүген мәктәбебездә Бөтенроссия конкурсы "Зирәк тиен" үткәрелде. Әлеге конкурста 14 укучы катнашты. Алар татар теле буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
-
09.04.2015

Әзәк башлангыч мәктәбендә "Кошлар- безнең дусларыбыз!" исемле кичә үткәрелде. Укучылар кошлар тормышыннан күп кенә кызыклы мәгълүмат алдылар. Үзләренең яраткан кошлары турында сөйләделәр, табышмакларның җавабын таптылар, кошлар сайравын тыңлап, аларны тавышларыннан аердылар, шигырьләр сөйләделәр.Кайбер кошлар турында сынамышлар әйтештеләр.Сыерчыклар килешкә оялар ясап килгән иделәр, аларны урнаштырып куйдылар.
-
08.04.2015

Мәктәбебездә Сингапур методикасы структураларын кулланып, дәресләр үткәрү матур традициягә әверелеп бара. 6 нчы класста Хәбибуллина Гөлназ Галимҗан кызы әлеге методика буенча татар әдәбияты дәресендә "Минем дусларым" темасына бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе үткәрде.
-
07.04.2015

Мәктәбебез укучылары инде берничә ел Бөтенроссия күләмендә узучы "КИТ- компьютер, информатика, технологии" конкурсында катнашып киләләр. Быел мәктәбебездән 26 укучы үз көчләрен сынап карадылар. Көттергән нәтиҗә мәгълүм булды. Ике укучыбыз: Хөсәенов Илназ һәм Галиахметова Эльвина дипломга һәм бүләккә лаек булдылар. Конкурста катнашучы калган укучылар да КИТ логотибы төшерелгән истәлекле блокнот белән бүләкләнделәр.


















