МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
16.05.2015
Бүген 9 класстан ике укучы Арча сәнәгать көллиятендә үткәрелгән "Ачык ишекләр көне"ндә катнаштылар. Укучылар көллияткә кабул итү шартлары, укытылган төрле белгечлекләр буенча күп мәгълүмат алдылар, уку йорты һәм тулай торак белән таныштылар.
-
14.05.2015
13 май көнне мәктәбебезнең яшь спортчылары Арча шәһәрендә уздырылган җиңел атлетика ярышында катнаштылар. Алар 100 м, 400 м, 1500 м, йөгерү, урыннан ераклыкка сикерү һәм катнаш эстафетада үзара көч сынаштылар. Мәктәбебез командасы төп мәктәпләр арсында 6 урынга лаек булды.
-
Бердәм экология дәресе 13.05.2015

Бүген 1-9 классларда Бердәм экология дәресе үткәрелде. Әлеге дәреснең төп максаты – үсеп килүче буынның экология белемнәрен арттыру, мәктәп балаларында туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, дөньяга экологик караш булдыру, даими экологик белем бирү системасына ярдәм итү һәм аны үстерү.
-
12.05.2015

Бүген 9 класс укучылары татар теле фәненнән Бердәм Дәүләт Тестын эшләделәр
-
Җиңү парады 10.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә уздырылган Җиңү парадында, "70 еллыкка -70 бишле" конкурсында катнашып, иң күп бишле алучы егетләребез Хөсәенов Илназ, Ситдиков Эльвир, Хөсәенов Илнарлар, һәм шулай ук спортта зур уңышларга ирешкән 3 укучыбыз катнашты.
-
9 Май - Җиңү бәйрәме! 09.05.2015

Хөрмәтле Ветераннарыбыз! Барыгызны да бөек тантана, зур шатлык — Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәме белән котлыйбыз! Илебез күгенең аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбызга да!
-
08.05.2015
<span times="" new="" roman',="" serif;="" background-image:="" initial;="" background-attachment:="" background-size:="" background-origin:="" background-clip:="" background-position:="" background-repeat:="" initial;"=""> Әзәк авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйрәм - тантана булды. Бәйрәмгә авыл халкы һәм сугыш ветераны Камалов Әнвәр абый килгән иде. Аларга Әзәк авылы укучылары тантаналы бәйрәм концерты күрсәтте. Сугыш һәм тыл ветераннарын котларга "Металл" ширкәтеннән Гарафиева Лилия Гомәр кызы һәм Гарафиев Фәнис Фәнил улы да килде. Алар һәйкәлгә венок салдылар һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.
-
Мәңге хәтердә һәлак булганнар. 08.05.2015

Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алып һәйкәл янына чәчәкләр салдык, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
-
"Җиңү кайтавазы мәңгелек" 07.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү кайтавазы мәңгелек" исемле тантаналы митинг үткәрелде. Кичәгә Бөек Ватан сугышы ветераны Камалов Әнвәр Галәү улы һәм тыл ветераннары чакырылды. Укучылар ветераннарны хөрмәтләп шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Камалов Әнвәр абый үзенең сушыш истәлекләре белән уртаклашты.
-
"70 еллыкка - 70 бишле" 06.05.2015

Бөек җиңүнең 70 еллыгына -70 бишле конкурсында иң күп бишле алучы укучылар билгеле булды. 1- 4 класс укучылары арасында 1 урында 4 класс укучысы Хусаенов Илназ , ул 154 бишле алган. 5-7 класс укучылары арасында 1 урында Ситдиков Эльвир - 112 бишле, 8-9 класс укучылары арасында 1 урында Хусаенов Илнар - 130 бишле алган. Укучыларны әлеге конкурста җиңүләре белән котлыйбыз! Алар 9 май көнне Арча шәһәрендә уздырылачак Җиңү парадында катнашачаклар.


















