МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 23.05.2015

Мәктәбебездә бүген 9 нчы класс укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады. Без аларга ак юллар, бәхет-шатлыклы көннәр телибез.
-
ГТО нормативларын тапшыру 22.05.2015

Бүген Арча шәһәре стадионында 12-15 яшьлек егет һәм кызлар җиңел атлетика буенча ГТО нормативлары тапшырдылар. Безнең мәктәбебездән дә 8 укучы әлеге нормативларны уңышлы тапшырып кайттылар.
-
21.05.2015

Чәчәклекләрдә эш гөрли...
-
20.05.2015

3 класс укучысы Файзрахманова Азалия рус теленнән уздырылган "Русский медвежонок" конкурсында иң күп очко җыеп грамотага, конкурс логотибы төшерелгән футболка һәм бүләккә лаек булды.
-
Без дә варис булдык
19.05.2015
19 май - Пионер туган көнендә 4 класс укучысы Хөсәенов Илназ Татарстан Варислар берлегенә кабул ителде. Ул варисларның законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга дип иптәшләре алдында вәгъдә итте. Илназны яңа оешмага кабул ителүе белән котлыйбыз!
-
Бакчада язгы эшләр
18.05.2015
Мәктәбебез бакчасында язгы эшләр башланды. Җирне казып, тырмалап, түтәлләр ясадык. Түтәлләргә кишер, чөгендерләр, суганнар утырттык, агач төпләрен йомшарттык. Бакча эшләрендә һәркем актив катнашырга тырыша.
-
Телефон доверия 16.05.2015

Что такое телефон доверия? Телефон доверия – это служба, куда может анонимно обратиться абсолютно любой человек, чтобы обсудить отношения с друзьями, близкими, семейные и школьные отношения. При звонке на этот номер в любом населенном пункте Российской Федерации со стационарных или мобильных телефонов дети, подростки и их родители могут получить экстренную психологическую помощь, которая оказывается специалистами действующих региональных служб, подключенных к единому общероссийскому номеру.
Важная роль в этой кампании отводится развитию служб экстренной психологической помощи детям и подросткам по единому общероссийскому номеру телефона доверия – 8-800-2000-122.
-
16.05.2015
Бүген 9 класстан ике укучы Арча сәнәгать көллиятендә үткәрелгән "Ачык ишекләр көне"ндә катнаштылар. Укучылар көллияткә кабул итү шартлары, укытылган төрле белгечлекләр буенча күп мәгълүмат алдылар, уку йорты һәм тулай торак белән таныштылар.
-
14.05.2015
13 май көнне мәктәбебезнең яшь спортчылары Арча шәһәрендә уздырылган җиңел атлетика ярышында катнаштылар. Алар 100 м, 400 м, 1500 м, йөгерү, урыннан ераклыкка сикерү һәм катнаш эстафетада үзара көч сынаштылар. Мәктәбебез командасы төп мәктәпләр арсында 6 урынга лаек булды.
-
Бердәм экология дәресе 13.05.2015

Бүген 1-9 классларда Бердәм экология дәресе үткәрелде. Әлеге дәреснең төп максаты – үсеп килүче буынның экология белемнәрен арттыру, мәктәп балаларында туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, дөньяга экологик караш булдыру, даими экологик белем бирү системасына ярдәм итү һәм аны үстерү.


















