МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Чаңгы ярышы 28.02.2015

28 февраль көнне Арча шәһәре стадионында Ф.К.Гәрәфиев истәлегенә район беренчелегенә чаңгы ярышы үткәрелде. 2003-2004 елгы кызлар арасында Залялиева Зилә 3 урын, 2001-2002 елгы кызлар арасында Сайфуллина Динә - 1 урын, Фазлиева Илүзә 2 урын, егетләр арасында - Шакиров Илназ - 3 урын, 1999-2000 елгы егетләр арасында Шәрәфиев Илназ - 2 урыннарны яуладылар. Барлык нәтиҗәләр буенча Иске Кырлай чаңгычылар командасы 1 урынга лаек булды. Тренерлары Ситдиков А.Г. һәм чаңгычыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Ура! Кубок безнеке!
-
27.02.2015
Инглиз теле укытучысы Гарипова Ләйсән Наилевна 7 класс укучыларын дәрестә үзләрен диктор буларак сынап карарга тәкъдим итте. Укучылар инглиз телендә интервью алырга өйрәнделәр. Бу дәрес укучыларның телләрен күнектерергә ярдәм итте. Укучылар әлеге дәрестән канәгать калдылар.
-
26.02.2015

Арча балалар сәнгать мәктәбенең "Декоратив- гамәли сәнгать" түгәрәгендә шөгыльләнүче Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе укучылары Арча мәдәният йортында оештырылган Республикакүләм Авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү семинарында үзләренең чәчәкләр күргәзмәсе белән катнашалар. Укучыларыбызның эшләнмәләре белән 26-27 нче февраль көннәрендә эшләгән күргәзмәдә танышырга мөмкин.
-
25.02.2015

Бүген Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән хәрби-патриотик айлыгы кысаларында "Ягез әле, егетләр!" ярышы уздырылды. Ярышта 7-9 класс егетләре катнаштылар Егетләр ике командага бүленеп чыдамлыкта, батырлыкта, җитезлектә үзара көч сынаштылар. Ярыш бик киеренке узды, чөнки егетләр ныклап әзерләнгәннәр иде. Кызлар классташ егетләрен котлап җырлар башкардылар, бүләкләр бирделәр. Ярышта "Бөркетләр" командасы җиңү яулады.
-
24.02.2015

Бүген 5-9 нчы класс укучылары "Татар теле. Инфо" Халыкара интернет конкурсында катнашып тест эшләделәр.
-
"Живая классика" 24.02.2015

Сегодня прошел школьный этап IV Всероссийского конкурса юных чтецов "Живая классика". Ученики 6-9 классов прочитали на русском языке отрывок из выбранного ими прозаического произведения. В результате на 1 месте -ученица 7 класса Фазлиева Илюза , на 2 месте - ученик 7 класса Ситдиков Эльвир, на 3 месте - ученики 6 класса - Фазлиева Язгуль и Шакиров Ильназ.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2015

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне чын күңелдән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык, ныклы сәламәтлек, бәхет-куанычлар, зур шатлыклар, һәр эшегездә зур уңышлар теләп калабыз!
Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын безнең җирләр!
-
"21 февраль - Туган тел көне" 21.02.2015

Бүген безнең мәктәптә Халыкара Туган көн уңаеннан "Туган телдә дәшсәм генә, туган илем мине аңлар" дигән әдәби- музыкаль кичә үткәрелде.
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган "әни, әти, әби, бабай" сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, Туган илебезнең кадерле булуын без иң элек шул телдә тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, безне тапкыр һәм җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, безне моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны Туган тел аша ишетәбез.
Туган телен чиксез яраткан, аның серләренә күбрәк төшенергә - өйрәнергә теләгән, телне иҗади кулланырга омтылган укучылар укый безнең мәктәптә.
-
Аҗаган уены 20.02.2015

Бүген мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап 5-9 класс укучылары арасында "Аҗаган" уены үткәрелде. Укучылар 4 командага: "Бөркетләр", "Активистлар", "Разведчиклар", Яшь солдатлар" командаларына бүленеп ярыштылар. Һәр команда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сорауларга җавап бирделәр, билгеле вакыт эчендә миналар эзләделәр, по-пластунски шуыштылар, граната ыргыттылар, автомат сүтеп җыйдылар, вакытка противогаз киделәр, турникта тартылу буенча ярыштылар. Бөтен команда белән биеклекне - тауны яуладылар. Нәтиҗәләрне исәпләгәннән соң 1 урынны "Бөркетләр" командасы яулаганы ачыкланды. Укучылар әлеге уеннарда актив катнаштылар, җитезлек, чыдамлык, төз ату буенча үзләренең көчләрен сынадылар.
-
19.02.2015

Учитель русского языка и литературы Павлова Рамзия Нургалиевна провела устный журнал с учащимися 5-9 классов "Писатели - юбиляры, произведения - юбиляры 2015 года", посвящен году литературы. Меропрятие соправождалось просмотром презентации.


















