МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Парламент сәгате 12.02.2016

Укучыларда актив гражданлык позициясе һәм патриотизм формалаштыру, хокукый аң-белем, дәүләт төзелеше турындагы белемнәрен камилләштерү максатыннан, "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" темасы астында Парламент дәресе булып узды. 8-9 класс укучылары тарих һәм җәмгыять фәннәре укытучысы Хәбибуллина Г.Г. белән берлектә эшлекле уен формасында эш алып бардылар. Парламент сәгатендә Иске Кырлай авыл җирлегеннән муниципаль җирлек депутаты Гыйлаҗетдинова Айсинә Рәфкать кызы катнашты.
-
Әти-әниләр җыелышы 10.02.2016

Бүген мәктәптә чираттагы әти-әниләр җыелышы уздырылды. Җыелышның көн тәртибе:
1. Икенче чирек нәтиҗәләре, 3 чиреккә бурычлар. ( УТЭБДУ - Мостафина Г.Г. чыгышы)
2. Участок инспекторы майор Рахматуллин Р.Г. улы чыгышы.
3. Доклад. "Халык педагогикасының бала тәрбияләүдә роле. (Фазлиева И.В. чыгышы)
4. Төрлеләр. ( Ашханәдә туклану, күпбалалы гаиләләрдә (4 һәм аннан күпбалалы) тәрбияләнүче укучыларны бушлай ашату.
5. Класс җитәкчеләре чыгышы.
-
09.02.2016

Мәктәптә "Интернет куркынычсызлыгы" исеме астында төрле чаралар узып тора. Шул юнәлеш буенча бүген 8 класс укучылары белән информатика укытучысы Бәдретдинова Ф.З. "Персональ бирелмәләр нәрсә ул?" дигән класс сәгате оештырды. Бу чарада укучылар үзләренең персональ бирелмәләргә ниләр керүен, нәрсә турында интернетта ачык күрсәтелергә тиеш түгеллеген аңладылар. Тест сорауларына җавап таптылар, лабиринт, "Үзеңне тикшер", "10 аерма тап" дигән уеннар уйнадылар.
-
07.02.2016

7 февраля в стадионе г.Арск проводились соревнования по лыжным гонкам посвященные второй годовщине открытия XXII Олимпийских зимних и XI Паралимпийских игр 2014 в Сочи и Дню зимних видов спорта. В соревнованиях среди ООШ наша команда лыжников заняла почетное первое место. В эстафете первая команда ( в составе Хусаинова И., Абдуллина А., Залялиеваой З., Саттаровой Н) .заняла 1 место, вторая команда ( в составе Ситдикова Э., Шарафиева И, Сайфуллины Д, Хабиевой Л.) заняла 2 место. Тренер команды Ситдиков А.Г. Молодцы ребята!
-
Татар теленнән имтихан 04.02.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен җаваплы көн. Алар татар теле фәненнән сынау имтиханы биреп карадылар. Укучыларның әлеге фән буенча белем һәм күнекмәләренең ныклыгы тикшерелде. Укучыларга имтиханда уңышлар телибез.
-
"Грипптан сакланыйк" - сәламәтлек дәресе 01.02.2016

Тәрбия сәгатьләре кысаларында һәрдаим укучыларның сәламәтлекләрен яхшырту, төрле авыруларны профилактикалау буенча фельдшер белән берлектә төрле чаралар үткәрелә. Бүген, 1 нче февраль көнне, 6-7 класс укучылары белән очрашып, фельдшер Исламова Рамзия апай, грипп һәм сулыш юллары авыруларын булдырмау һәм аның башлануының беренче билгеләре турында сөйләде. Киләсе сәламәтлек дәресе өчен тема итеп, "Витаминнар һәм аларның файдасы турында әңгәмә планлаштырылуын хәбәр итте.
-
Иртәнге зарядкалар дәвам итә... 30.01.2016

Балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм саклау максатыннан иртәнге зарядкалар дәвам итә. Һәркөн иртән, дәресләр башланганчы, 10 минут дәвамында укучылар төрле күнегүләр ясыйлар, яхшы кәеф белән дәресләргә керәләр.
-
Рәсем конкурсы 28.01.2016

1-8 класс укучылары арасында "Город под защитой детства" социаль реклама конкурсы үткәрелде. 8-11 яшьлек укучылары Хөсәенов Илназ 1 урын, 12-15 яшьлек укучылар арасында Ситдиков Эльвир рәсеме беренче урынга лаек булды. Әлеге укучылар рәсемнәре районга җибәрелде.
-
О проведении занятий в условиях низкой температуры наружного воздуха 26.01.2016

В связи с установившейся морозной погодой в Республике Татарстан Министерство образования и науки Республики Татарстан напоминает о том, что при низкой температуре воздуха отменяются учебные занятия:
Параллель
Сельские школы
Городские школы
1-4 классы
-23 C
-25 C
5-9 классы
-25 C
-27 С
10-11 классы
-30 С
-32 С
Проведение занятий по физической культуре в зимний период на открытом воздухе допускается при следующих погодных условиях (СанПиН 2.4.2.2821-10):Возраст учащихся
Температура воздуха и скорость ветра, при которых допускается проведение занятий на открытом воздухе
Без ветра
При скорости ветра до 5 м/сек
При скорости ветра 6-10 м/сек
При скорости ветра более 10 м/сек
До 12 лет
-9 C
-6 C
-3C
Занятия не проводятся
12-13 лет
-12C
-8 C
-5 C
14-15 лет
-15 C
-12 C
-8 C
16-17 лет
-16 C
-15 C
-10 C
Одновременно с этим Министерство образования и науки Республики Татарстан считает необходимым приостановить перевозку детей школьными автобусами и выезды детей за пределы муниципальных образований при температуре наружного воздуха -25 C и ниже. -
Сынау ТДИнары бара 25.01.2016

9 нчы класс укучылары өчен кызу "эш көннәре" башланды. Төп фәннәрдән зона мәктәпләре укытучылары килеп имтиханнар ала башладылар. Бүген математика фәненнән сынау имтиханы булды. Казанбаш мәктәбенең математика укытучысы Агзамов А.З. безнең укучларның белемнәрен сынады.


















