МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Язгы мәрхәмәтлек атнасы 09.04.2016

Язгы мәрхәмәтлек атнасы кысаларында бүген укучылар җылы яктан кайтучы кошлар - сыерчыклар өчен оялар ясап алып килделәр. Әлеге оялар мәктәп янындагы агачларга эленде. Кадерле кунаклар өчен өйләр әзер.
-
Будь готов! Скажи нет! 08.04.2016

Бүген Республика антинаркотик "Самостоятельные дети" проекты буенча "Будь готов! Скажи нет!" акциясе уздырылды. Әлеге оешмага йөрүче укучылар наркотикның кеше сәламәтлегенә ясаган зыяны турында сөйләделәр, "Син Законны беләсенме?" -темасына викторина уздырдылар. Наркотикларны саклаган, саткан, кулланырга уйлаган, аны яшерен рәвештә җитештергән һәркем җинаятьче дип аталачак һәм аларга җәза бирелүе хакында хәбәр иттеләр.
-
Мин Тукайга киләм... 07.04.2016

Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган эшләр план буенча бара. 1-4 класс укучылары арасында "Мин Тукайга киләм" исеме астында рәсем конкурсы үздырылды. Иң оста рәсем ясаучылар бүләкләнде.
-
Язның мәрхәмәтлек атнасы 06.04.2016

Бу атна "Язгы мәрхәмәтлек атнасы" дип игълан ителде. Шул сәбәпле ялгыз яшәүче әби-бабайларга тимурчылар җибәрелде. 5-8 класс укучыларының һәрберсенең үзенә беркетелгән өлкән кешесенең хәлен белеп, тиешле ярдәм күрсәттеләр.
-
05.04.2016

9 нчы сыйныф укучылары өчен " урак өсте" якынлаша. Тиздән дәүләт имтиханнары. Укучылар үзләрендә зур җаваплылык тоеп имтиханнарга әзерләнүне дәвам итәләр. Дәресләргә кадәр һәм дәресләрдән соң консультацияләрдә имтихан бирәчәк фәннәрдән диагностик эшләр үткәрелә, авыр укучылар белән аерым дәресләр оештырыла.
-
Өмәдә 01.04.2016

Тирә-юньне чистарту икеайлыгы дәвам итә. Шул сәбәпле без дә бүген мәктәп тирә-ягын чистарту өчен өмәгә чыктык. Егетләр мәктәп алдында карлар тараттылар, кызлар тирә -яктагы чүпләрне җыйдылар. Җыештырулар алга таба да дәвам итәчәк.
-
Татар теленнән БРТ 01.04.2016

Бүген 9 сыйныф укучылары өчен район күләмендә татар теле буенча бердәм республика тестына әзерлек максатыннан сынап карау имтиханы оештырылды. Безнең укучылар да әлеге имтиханда үз көчләрен тикшереп карадылар.
-
Иң яхшы вожатый конкурсы 31.03.2016

Бүген Арчаның 3 номерлы мәктәбендә "Иң яхшы вожатый" конкурсының икенче этабы үткәрелде. Әлеге этапта районның 10 мәктәбеннән сайлап алынган кызлар һәм егетләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар үзләре белән таныштырдылар, балалар оешмасында башкарган эшчәнлекләре турында сөйләделәр, педагогик ситуацияләрдән чыгу юлларын күрсәттеләр. Безнең мәктәптән әлеге конкурста 8 сыйныф укучысы Фазлиева Илүзә катнашты һәм барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәп 2 урынга лаек булды. Молодец, Илүзә, син барын да булдырасын!
-
Сингапур укулары 30.03.2016

Бүген мәктәбебез укытучылары Түбән Мәтәскә мәктәбенә Сингапур укуларының 3 этабына бардылар. Укытучылар Сингапур методикасы турындагы белемнәрен арттырдылар, яңа укыту алымнары белән таныштылар, дәрес стркутураларын практикада кулланырга өйрәнделәр
-
Әти-әниләр җыелышы 28.03.2016

Бүген чираттагы әти- әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышның көн тәртибе:
1. Г.Тукайның тууына 130 ел уңаеннан "Шүрәлене күр әле" спектакле карау. (Җаваплы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хисматуллина В.Б.)
2. 3 чирек нәтиҗәләре һәм 4 чиреккә куелган бурыч һәм максатлар белән танышу. (УТЭБДУ - Мостафина Г.Г. чыгышы)
3. Доклад "Гаиләдә һәм мәктәптә сәламәт бала тәрбияләү. ( Ахметшина Г.Х. )
4. Ашханәдә ашау, ОГЭ га әзерлек эшенең торышы. (Җаваплы Гилязиев Х.Р.)
5. Класс җитәкчеләре һәр укучының өлгереше һәм тәртибе белән таныштыру.


















