МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Йолдыз сәгате"
10.06.2016
Бүген безнең лагерьда интеллектуаль уен "Йолдыз сәгате" уены уздырылды. Уен барышында балалар үзләренең белемнәрен төрле өлкәдә: хайваннар, кошлар, әкиятләр, тормыш очраклары хакында сынадылар. Уен киеренке рухта узды. Җиңүче булып - Хөсәенов Илназ калды. Молодец, Илназ, сиңа алга таба да уңышлар!
-
Без әкиятләр яратабыз! 08.06.2016

Балачак әкиятсез була алмый. Бүгенге көнне без әкиятләргә багышладык. Балаларга таныш булган әкиятләр турында викторина сорауларына җаваплар таптык һәм төрле дәрәҗәдәге диплом һәм грамоталарга ия булдык. Әкиятләр мәңге яшәсен!
-
Юл кагыйдәләрен бел! 03.06.2016

Бүген лагерьда юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү максатыннан, "Юлда йөри беләсеңме?" дип исемләнгән уен-бәйге оештырылды. Балалар үз белемнәрен күрсәттеләр, ахырдан теләгән юл билгесен рәсемгә төшерделеәр.
-
Эх, ямьле җәйләр... 02.06.2016

1 нче июньнән мәктәбебездә җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшли башлады. 14 укучы әлеге лагерьда ял итә. Аларны төрледән-төрле чаралар, мавыктыргыч эшләр көтә.
-
Россия без табака 31.05.2016

Бүген СМС отрядына йөрүче балалар Республикакүләм табакка каршы "Россия тәмәкегә каршы" акциясе үткәрделәр. СМСчылар тәмәкенең зыяны турында сөйләделәр, әлеге начар гадәтне бетерү өстендә эшләргә чакырдылар. Укучылар фикере белән килешкән һәркем килешүгә кул куйды һәм агачка зәңгәр ленталар бәйләделәр.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 26.05.2016

Бүген бездә Соңгы кыңгырау бәйрәме. Быел мәктәбебезне 8 укучы тәмамлый. Бүген аларның бәйрәме. Без аларга иң матур, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы
Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы
Изге юл тели аның тавышы.
-
Мы за счастливое будущее!
20.05.2016
20 мая Управлением Образования района на базе МБО ДО «Школа искусств» проведен районный конкурс по профилактике правонарушений. Цель конкурса - распространение передового опыта профилактической работы школы через театральное представление. В конкурсе приняли участие 15 команд от образовательных учреждений. Команда нашей школы заняла 1 место. Поздравляем их!!!
-
Асфальтта рәсем ясау 19.05.2016

Бүген, 19 нчы май көнне, Арча Укучылар сарае янында район мәктәп укучылары арасында асфальтта рәсем ясау конкурсы үтте. Конкурс 5 номинациядә, балаларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып үткәрелде.Әлеге чарада безнең мәктәптән Ситдиков Эльвир катнашты. Ул Союзмульфильм номинациясендә 2 урын алып, диплом белән бүләкләнде.
-
Бакча эшләре дәвам итә. 18.05.2016

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләр дәвам итә. Бүген укучылар түтәлләр ясап, суган утырттылар.
-
Бөтендөнья тикшерү эше 17.05.2016

Бүген 4 класс укучылары математика фәненнән Бөтендөнья тикшерү эше эшләделәр.


















