МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Асфальтта рәсем ясау 19.05.2016

Бүген, 19 нчы май көнне, Арча Укучылар сарае янында район мәктәп укучылары арасында асфальтта рәсем ясау конкурсы үтте. Конкурс 5 номинациядә, балаларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып үткәрелде.Әлеге чарада безнең мәктәптән Ситдиков Эльвир катнашты. Ул Союзмульфильм номинациясендә 2 урын алып, диплом белән бүләкләнде.
-
Бакча эшләре дәвам итә. 18.05.2016

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләр дәвам итә. Бүген укучылар түтәлләр ясап, суган утырттылар.
-
Бөтендөнья тикшерү эше 17.05.2016

Бүген 4 класс укучылары математика фәненнән Бөтендөнья тикшерү эше эшләделәр.
-
16.05.2016

6 нчы класс укучылары программа буенча Әхмәт Фәйзинең “ Тукай” романын укырга тиешләр. Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан, бу әсәр мәктәп күләмендә китап укучылар конференциясе итеп үткәрелде. Тукайның тормыш юлына кагылышлы бик күп материал белән таныштылар. Соорауларга актив җавап бирделәр. Кайбер әсәрләрен сәхнәләштереп тә әзерләнгәннәр. Конференция һәркем күңелендә зур дулкынлану хисләре уятты. Кунак буларак чакырылган башлангыч укучылары әсәрне тулысынча укырга теләк белдерделәр.
-
Гаилә көне. 15.05.2016

15 нче май Халыкара Гаилә көне уңаеннан класс сәгатьләре үткәрелде.
-
14.05.2016
с 25 апреля по 17 мая 2016 года объявлен месячник, посвященный Международному дню детского телефона доверия.
С 10 – по20 мая “Весенняя неделя тестирования-Проверь себя!». С целью профилактики ВИЧ инфекции, культуры безопасного поведения среди молодёжи, популяризации ЗОЖ в школе запланированы различные мероприятия: классные часы, конкурсы рисунков и тд.
-
Депутат белән очрашу 13.05.2016

Бүген Тукай –Кырлай мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең Росссия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ильдар Гильметдинов белән очрашу булды. Депутат белән очрашуда безнең мәктәп укытучылары да катнашты.
-
Әти-әниләр җыелышы 12.05.2016

Бүген мәктәбебездә 9 сыйныф укучылары әти-әниләре өчен җыелыш уздырылды. Җыелышта алда торган ОГЭ га әзерлек эшенең торышы тикшерелде, математика һәм рус теле фәннәре буенча сынау имтиханнары билгеләре белән таныштырылды. Һәр әти-әни һәм укытучылар бергәләшеп укучыларның имтиханнарны уңышлы тапшыруларына ирешүне максат итеп куйдылар.
-
11.05.2016

Бүген мәктәбебездә "Әлифба бәйрәме" үткәрелде. 1 класс укучылары үзләренең беренче зур җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмгә әти-әниләр дә килгән иде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, төрле биремнәр үтәделәр. Бәйрәм азагында аларга бүләкләр тапшырылды.
-
Бакча эшләре башланды. 10.05.2016

Яз җитү белән мәктәбебездә дә бакча эшләре башланды. Мәктәп яны тәҗрибә участогында казу эшләре алып барабыз, түтәлләр дә ясый башладык.


















