МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Мәрхәмәтле Татарстан" - Җир көне 22.04.2016

рхәанда Сулыкларны саклау елы у, бүген мәктәбебездә – “Чиста планета” акциясе үткәрелде. 8 класс укучылары Иске Кырлай авылының төп чишмәсе янын, яр буйларын чүп-чардан арындырып, чистартып кайттылар. Әлеге акциядә һәр укучы үзеннән зур өлеш кертергә тырышты.
-
Изге эшләр көне 21.04.2016

-
Бердәм дәрес 20.04.2016

Мәктәбебездә “Габдулла Тукай көннәре” дәвам итә. Әдипнең тормыш юлын һәм иҗатын пропогандалау максатыннан, “Тукайлы балачак” исеме астында бердәм дәрес үткәрелде. Барлык класс укучылары катнашындагы дәрестә һәркем актив булды, бөек шагыйребез иҗатына карата үз фикерләрен белдерделәр, сәнгатьле итеп шигырьләрен укыдылар. Үзенчәлекле дәрес ахырында өйгә эш тә бирелде.
-
День Доброго кино. 19.04.2016

В рамкаха добровольческой акции "Добрый Татарстан", 19 апреля - День Доброго кино" в школе организовали просмотр документалного фильма.
-
"Мәрхәмәте Татарстан" һәм "Спортлы Татарстан" акцияләре 16.04.2016

16 апрельдән бөтен республикада “Добрый Татарстан –Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе старт алды. Әлеге акциягә без дә теләп кушылдык. Линейкада әлеге акция, аның максат-бурычлары, "Спортлы Татарстан" акциясенең үкәрү планы белән таныштырылды. Бүген без "Добрый Татарстан - Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе буенча акциясенә кушылып, "Мәрхәмәтле булыйк" темасына тәрбия сәгатьләре үткәрдек.
-
15.04.2016

Тирә-юньне чистарту икеайлыгы дәвам итә. Шул сәбәпле без дә бүген мәктәп тирәсен чистарту өчен өмәгә чыктык. 8 класс егетләре карлар тараттылар, кызлар мәктәп янын чүп-чардан чистарттылар. Алга таба да өмәләр әле дәвам итәчәк.
-
Икеләтә шатлык 14.04.2016

Беренче шатлык: мәктәбебезнең 8 нче класс укучылары Габдулла Тукайның мирасын өйрәнүгә багышланган “ Без – Тукайлы халык” V Республикакүләм Габдулла Тукай укуларының Тукай әсәрләрен сәхнәләштерүдә “ Тукай оныклары” номинациясенә лаек булдылар.
Икенчесе- V Республикакүләм Габдулла Тукай укуларында мәктәбебезне тәмамлап, канат ярган кошчыкларыбыз очрату. Алар - Казан мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хисматуллина Алинә белән Нәфикова Алия. Үзләренең рус телле укучылары белән төрле номинациядә җиңү яулаганнар. Бу – алар өчен дә, безнең өчен зур шатлык. Кызларыбызга иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
13.04.2016

"Балалар китабы” көне Г.Тукайның тууына 130 еллык юилейга багышланып үткәрелде. “Г. Тукай әсәрләрен таны” интеллектуаль уены, викторина сорауларына җавап табу – барысы да укучыларның белемен арттыру өчен оештырылды. Кичәне мәктәп китапханәчесе Ахметзянова Гөлшат Хатибовна әзерләде һәм алып барды.
-
12.04.2016

Сингапур методикасы кулланып дәресләр үткәрү укыту системасында көннән-көн ныграк колач ала. Бу методика укучыларга да бик ошый. Рус теле укытучысы Фазлыева И.В. Сингапур методларын имтиханнарга әзерләнгәндә дә куллану бик отышлы дип саный.
-
Г.Тукайның тууына 130 ел 11.04.2016

Г. Тукайның тууына 130 еллык уңаеннан китапханәдә "Тукай - безнең күңелләрдә" стенды янартылды. Укучылар анда Тукайның тормыш юлы, аның шигырьләре белән таныша алалар.


















