МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
02.01.2016
Бүген Арча сәнгать мәктәбенең "Синтезатор" түгәрәгенә йөрүче укучылар түгәрәккә җыелдылар. Түгәрәк җитәкчесе Мустафина Г.Г. һәр укучы белән индивидуаль шөгыльләнә.
-
ОГЭ га әзерлек
30.12.2015
Бүген 9 класс укучылары өчен сайлап алу фәннәреннән консультацияләр үткәрелде. (Татар теле, җәмгыять белеме, биология)
-
Педагогик киңәшмә 28.12.2015

Бүген педагогик коллектив чираттагы киңәшмәгә җыйналды.Киңәшмәнең көн тәртибе:
1. Икенче чирек нәтиҗәләре белән танышу. (класс җитәкчеләре чыгышы)
2. Алдагы чиреккә бурыч һәм максатлар белән танышу ( УТЭБДУ Мостафина Г.Г. чыгышы)
3. Төп Дәүләт имтиханнарына әзерлек торышы (Фән укытучылары чыгышы)
4. Мәктәптә Федераль Дәүләт Белем бирү стандартларын тормышка ашыру.
-
Яңа ел тамашасы
26.12.2015
Бүген мәктәбебездә 1-4 класс укучылары Яңа ел тамашасы күрсәттеләр. Кичәгә әти-әниләр дә килгән иде. Һәр укучы төрле әкият геройлары булып киенеп килгәннәр. Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә ашыкты. Кыш бабай укучыларга бләкләр өләште. Укучылар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, матур җырлар җырладылар.
-
Кыш бабайда кунакта 26.12.2015

Бүген 5- 9 класс укучыларының чыршы бәйрәме үткәрелде. укучылар әлеге бәйрәмгә алдан ук тырышып әзерләнделәр. Төрле костюмнар әзерләделәр, матур җырлар, биюләр өйрәнделәр. Кыш бабай һәм Кар Кызы килгәч бәйрәм тагын дә ямьләнеп китте. Яңа еллар һәркемгә бәхет-шатылк, куанычлар гына алып килсен!
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 25.12.2015

Әзәк башлангыч мәктәбендә 25 декабрь көнне "Хуш киләсең,Яңа ел!" кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә авыл халкы, укырга кермәгән балалар да килгән иде. Балар үзләренең өйрәнеп килгән шигырьләрен Кыш бабай белән Кар кызына сөйләделәр , күчтәнәчләр алдылар. Уеннарда актив катнаштылар. Бәйрәм күңелле үтте.
-
23.12.2015

Яңа ел бәйрәменә газета чыгарабыз.
-
22.12.2015

Безнең Миньон бик матур килеп чыкты.
-
Кардан ясаган сыннарыбыз 21.12.2015

Болыннар буйлатып,
Кыш бабай,суык бабай!
Мәктәп алдында безне Кыш бабай һәм Кар Кызы каршы ала.
-
Серле сандык 18.12.2015

18 декабрь көнне Әзәк башлангыч мәктәбендә "Серле сандык" фольклор кичәсе булды. Мәктәптә кечкенә генә музей бар . Укучылар музейга дип, авыл халкыннан кулланылышта булмаган, борынгы әйберләр җыйдылар. Ул әйберләрнең ни өчен кулланылганлыгы, нигә кирәк булганлыгы турында укучылар һәм укытучы сөйләп , әти-әниләргә тәкъдир иттеләр.


















