МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Татар теленнән сынау имтиханы 26.03.2016

Быел 9 класс укучылары татар теленнән БРТ 25 апрель көнне үтапшырачаклар.Укучыларга әзерләнү өчен бер ай тирәсе вакыт калып бара. Шул сәбәпле бүген 9 класс укучылары әлеге фәннән сынау имтиханы эшләргә мәктәпкә җыйналдылар.
-
Кемгә эш -кемгә ял.
23.03.2016
Мәктәпләрдә язгы каникуллар башлануга карамастан, 9 нчы класс укучылары өчен уку көннәре дәвам итә. Бүген алар математикадан консультациягә җыйналдылар. Сынау көннәре якынлашканда, һәрберебезгә җиң сызганып эшләү кирәк.
-
Педагогик киңәшмә 22.03.2016

Бүген мәктәптә укытучылар чираттагы педагогик киңәшмәгә җыйналдылар. Киңәшмәнең көн тәртибе:
1. 3 чирек нәтиҗәләре, 4 чиреккә бурычлар. (УТЭБДУ -Мостафина Г.Г. чыгышы)
2. Класс җитәкчеләренең 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча чыгышлары.
3. Икенче буын федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында дәрестән тыш эшчәнлек.
4. Төрлеләр.
-
Очрашу 21.03.2016

Бүген безгә зур кунаклар: ТР журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллүр каләм" бүләге, язучы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина һәм танылган дин әһеле, Татарстанның баш казые, Балтач районы мөхтәсибе, дистәләгән дини китаплар авторы Җәлил хәзрәт Фазлыев килде.
-
Бүген бездә Нәүрүз! 19.03.2016

Нәүрүз... Нәүрүз - борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.Татар халкы Яңа елны март аеның 21- ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. "Нәүрүз" сүзе фарсы-тажик телендә "Яңа көн" дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр, hәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: җиде көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләмгә миhербанлык кылганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьлэр шәкертләр, балалар, өйдән өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.
Бүген безнең мәктәптә дә язны - Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәме үткәрелде. Ярминкә гөрләде, халкыбызның дәртле җырлары җырланды, борынгы такмаклар ишеттек, җырлы-биюле уеннар уйнадык. Иң ахырдан тәмле ботка ашап, тискәре сыйфатларны үзенә туплаган карачкы яндырылды. Бәйрәм тамашасыннан һәркем күтәренке күңел белән таралды. ( Каникулга бит!!!)
-
18.03.2016

17 марта состоялся муниципальный этап конкурса чтецов «Живая классика» среди учащихся 6-7 классов. На конкурсе из нашей школы выступила победительница школьного тура, ученица 7 класса Фазлыева Язгуль с рассказом «С точки зрения кошки» (Карел Чапек). Она показала знание прозаического текста наизусть, умение вести себя на сцене, актёрское мастерство и была награждена Грамотой за успешное выступление.
-
Арский бал 17.03.2016

Бүген Арча спорткомплексында ТР Сулыкларны саклау елы һәм РФ дә Кино елы уңаеннан "Арча бал"ы үткәрелде. Әлеге балда 19 гасыр мохите ачык чагылды. Кызлар шул чор күлмәкләрендә егетләр белән матур парлы биюләр башкардылар. Безнең мәктәбебез бию коллективы әлеге конкурста катнашып, "Иң эффектлы парлар" номинациясендә җиңү яуладылар. Әфәрин, укучылар!
-
Имтиханнарга эзерлек 16.03.2016

9 класс укучылары очен имтиханнар коне якынлаша. Шушы коннэрдэ алар сайлаган фэннэрдэн имтиханнар биреп караячаклар. Буген безнен мэктэптэн 1 бала- татар теленнэн э икенчесе физикадан эзерлек имтиханы бирэчэк.Имтихан Арчанын икенче номерлы мэктэбендэ уткэрелэчэк. Аларга унышлар телэп калыйк!
-
14.03.2016

Мәктәбебездән өч 9 нчы сыйныф укучысы химия һәм җәмгыять белеме фәннәреннән сынау имтиханнары тапшырырга Арчаның 2 номерлы мәктәбенә киттеләр. Аларның әлеге сынау имтиханнарын уңышлы эшләп чыгуларын теләп калабыз.
-
12.03.2016

Мәктәбебездән ике укытучы Гилязиев Х. Р. һәм Ситдиков А.Г. кышкы спорт төрләре буенча ГТО нормативларын тапшырырга киттеләр. Аларга уңышлар телибез!


















