МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Имтиханнарга эзерлек 16.03.2016

9 класс укучылары очен имтиханнар коне якынлаша. Шушы коннэрдэ алар сайлаган фэннэрдэн имтиханнар биреп караячаклар. Буген безнен мэктэптэн 1 бала- татар теленнэн э икенчесе физикадан эзерлек имтиханы бирэчэк.Имтихан Арчанын икенче номерлы мэктэбендэ уткэрелэчэк. Аларга унышлар телэп калыйк!
-
14.03.2016

Мәктәбебездән өч 9 нчы сыйныф укучысы химия һәм җәмгыять белеме фәннәреннән сынау имтиханнары тапшырырга Арчаның 2 номерлы мәктәбенә киттеләр. Аларның әлеге сынау имтиханнарын уңышлы эшләп чыгуларын теләп калабыз.
-
12.03.2016

Мәктәбебездән ике укытучы Гилязиев Х. Р. һәм Ситдиков А.Г. кышкы спорт төрләре буенча ГТО нормативларын тапшырырга киттеләр. Аларга уңышлар телибез!
-
11.03.2016

"Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Хәбибуллина Г.Г. "Кусудама - кыңгырау чәчәк" темасына район педагог-организаторлары семинарында мастер- класс үткәрде. Әлеге мастер - класста катнашучылар бик матур кыңгырау чәчәкләре ясарга өйрәнделәр.
-
Педагог-организаторлар семинары 10.03.2016

Бүген мәктәбебез базасында район педагог-организаторлар семинары булып узды. Килгән кунакларга 1-4 класс укучылары катнашында "Белем иленә сәяхәт" уен-экскурсиясе, "Ялкын" укучылар оешмасы утырышы, кусудама -корзин ясау буенча мастер класс, Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган "Таныш булыйк, Шүрәле!" спектакле, һәм "Кызлар -йолдызлар" кичәсе тәкъдим ителде. Педагог-организаторлар семинарында Арча укучылар сарае методисты Алсу Мухаматовна, Шакирова Миләүшә Ниязовна һәм "Нур" телевидениесе да катнашты.
-
Инглиз теленнэн бэйге 09.03.2016
9 март конне 3 класслар арасында Путешествие в "Страну английского языка" дип аталган бэйге булып узды. Класс 2 командага буленеп, узлэренен инглиз теленнэн белемнэрен сынап уттелэр. Бэйгене инглиз теле укытучысы Шакурова Лилия алып барды. Элеге бэйгедэ «Happy» командасы жинде. Бэйге ахырында балалар барысы да мактау грамоталары белэн булэклэнде. -
8 Март бәйрәме белән! 08.03.2016

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә эшегездә зурдан -зур уңышлар, тыныч аяз көннәр, тазалык- саулык, күңел тынычлыгы телибез.
Гөлшаһидә кебек матур булыгыз.
Терешкова кебек батыр булыгыз.
Авырлыклар килсә бирешмәгез,
Хатын-кызга шулай килешә.
-
05.03.2016

Мәктәбебезнең технология укытучысы Әхмәтшина Гөлназ Халиковна белән һәр класс укучысы әниләренә бүләк әзерләделәр.
Әниләр бәйрәме җитә,
Чәчәк төшерә куллар.
Әниле булганга гына
Кояштай якты уйлар. -
04.03.2016

Республика күләмендә уздырылган “Сөйкемле Шүрәле “ исемле конкурста 5 класс укучысы Хөсәенов Илназ үзенең иҗат җимешләре белән катнаша. Җитәкчесе технология укытучысы Ахметшина Г.Х.
-
03.03.2016

Информатика укытучыларының чираттагы район семинарында булып кайтканнан соң информатика укытучысы Бәдретдинова Ф.З. коллективны яңалыклар белән таныштырды. Мәктәп сайты структуралары, ЕСИА системасы һәм түләүләр турында аңлатты.


















