МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Единый урок ОБЖ 08.09.2016

8 сентября в рамках месячника безопасности детей в нашей школе был организован и проведён Всероссийский открытый урок по «Основам безопасности жизнедеятельности», с привлечением сотрудников ГИБДД Бариева М.Г. и Зайнуллина И.Т.Целью данного мероприятия являлась необходимость выработать единый подход к формированию безопасности жизнедеятельности, привлечь внимание учащихся к проблеме повышения культуры безопасности жизнедеятельности подрастающего поколения, более эффективного усвоения теоретических знаний, учебной дисциплины «Основы безопасности жизнедеятельности», а так же повышение престижа профессий пожарного и спасателя.
-
Грамоталылык көне 08.09.2016

2016-2017 нче уку елы тәрбия вакыйгалары календаре буенча тәрбия чаралары дәвам итә. Әлеге планда 08.09. көне Бөтендөнья Грамоталылык көне дип атала. Шушы көн кысаларында мәктәптә 1- 9 классларда тәрбия сәгатьләре узды.
-
"Игелеклелек юлы" 07.09.2016

Бүген мәктәптә "Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел" акциясе кысаларында классларда әңгәмәләр уздырылды. Әлеге сөйләшүдә укучыларга мәктәпкә ярдәм итүче иганәчеләр турында сөйләделәр. Балаларга ярдәм итәрлек урыннарда шундый эшне башкарырга мөмкинлеген төшендерделәр.
-
"Праздник трезвости"
06.09.2016
Мәктәбебездә 05.09 - 11.09 көннәрендә "Праздник трезвости" акциясе старт алды. Тормышта кешегә бик күп мәшәкатьле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Һәр нәрсәне аек акыл белән , уйлап эш итәргә кирәк. Укучылар авыр ситуациядән чыгу юлларын мөстәкыйль таба белергә тиешләр. Укытучыларның максаты - аларны өйрәтү, дөрес юнәлеш бирү. Әлеге максаттан чыгып, 6-9 класс укучылары белән уен-бәйге уздырылды.
-
"Ак торналар" ясау акциясе 05.09.2016

Бүген мәктәптә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында "Ак торналар" ясау акциясе булып узды. 1-9 класслардан 41укучы кәгазьдән 333 ак торна ясады. Дөньялар тыныч, имин булсын иде!
-
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне 03.09.2016

Бүген терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уздырылды. Мәктәп күләмендә укучылар Беслан фаҗигасе турында сөйләшүгә җыелдылар. Ахырдан Беслан документаль хроникасын карау булды.
-
Айлыклар башланды 02.09.2016

Мәктәбебездә 15.08-09.09 көннәрендә "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" , ә 01.09-30.09 көннәрендә "Экстремизмга каршы көрәш айлыгы" башланып китте. Шул уңайдан мәктәптә төрле чаралар планлаштырылды һәм класс җитәкчеләре, укытучылар коллективы әлеге план нигезендә эш алып баралар. Шул уңайдан бүген Тынычлык дәресе "Дөньялар имин булсын!" исеме белән класс сәгатьләре уздырылды.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2016

Бүген - 1 сентябрь Белем бәйрәме. Быел 1 нче класска 4 укучы укырга керә. Әлеге бәйрәмне иң түземсезләнеп көтүчеләр дә алар булгандыр. Бәйрәмгә 9 нчы класс укучылары монтаж әзерләделәр. 1 нче класска керүчеләр дә шигырьләр сөйләде. Бәйрәмдә "Кырлай" агрофирмасыннан вәкил, Мөндеш авылы эшмәкәре һәм авыл җирлегеннән вәкилләр катнашты. Алар укучыларны бүләкләр белән сөендерделәр. Киләсе уку елында барыбызга да зур уңышлар юлдаш булсын!
-
Чәчәк күргәзмәсе 27.08.2016

Арчаның Җиңү паркында оештырылган "Чәчәк күргәзмәсе"ндә безнең мәктәп укытучылары да актив катнашты. Әлеге күргәзмәгә бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгын бәйләп ясалган композиция күпләрне сокландырды. Чәчәкләрдән эшләнгәнТатарстан һәм Арча Гербы шулай ук күргәзмәне бизәде.
-
Ярминкәләр гөрләде 27.08.2016

Бүген Арча шәһәренең Эссен кибете каршындагы мәйданчыкта иртә таңнан ыгы-зыгы башланды. Мәктәпләрнең үз тәҗрибә участокларында үстерелгән уңышларыннан ярминкәгә килүчеләр иде алар. Безнең мәктәп тә ярминкәгә мул итеп әзерләнде. Әти-әниләр, укучылар һәм укытучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе шуш ярминкәдә күренде. һәркайсыгызга хезмәтегез өчен рәхмәт!


















