МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Түгәрәкләр зачет тота. 22.12.2016

Мәктәбебездә төрле түгәрәкләр эшли. Укучылар яратып шөгыльләнә торган "Синтезатор" һәм "Оста куллар" түгәрәге эшчәнлеге белән танышырга Арча сәнгать мәктәбе җитәкчеләре килде. Түгәрәктә шөгыльләнүче укучылар үз осталыкларын күрсәттеләр. Түгәрәк җитәкчеләре Мостафина Г.Г. һәм Хәбибуллина Г.Г. үз эшләрен бик яхшы алып баралар.
-
21.12.2016

Бүген Арча сәнгать мәктәбе филиалы "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче укучылар әзерләгән чәчәкләрдән күргәзмә оештырылды. Укучылар һәм түгәрәк җитәкчесе Хәбибуллина Г.Г. эше югары бәяләнде.
-
20.12.2016

В целях создания безопасных условий для жизнедеятельности учащихся в условиях сильного понижения температуры воздуха Министерство образования и науки РТ направило рекомендательные письма на имя руководителей органов управления образованием РТ следующего содержания:
· отменить занятия в учреждениях общего среднего образования при следующем температурном режиме:
Классы Для городских школ Для сельских школ
1-4 кл. 25 градусов и ниже 23 градуса и ниже
1 - 9 кл. 27 градусов и ниже 25 градусов и ниже
1-11(12) кл. 32 градуса и ниже 30 градусов и ниже
организовать работу дежурных групп для детей младшего школьного возраста.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез... 19.12.2016

Мәктәбебездә яңа ел рухы көннән-көн ныграк сизелә. Менә классларны да бизәү эше башланды.
-
17.12.2016

Заманча технологияләр үсеш алган чорда яшәсәк тә, укучыларыбыз кулдан рәсем ясау ысулларын якын күрә. Яңа елга карата һәр класс стена газетасы чыгарды. Алар анда Яңа ел символы - Әтәчне, Кыш бабай, Кар кызын ясаганнар, котлаулар, матур шигырьләр урнаштырганнар.
-
Бәйрәмнәргә әзерләнәбез 15.12.2016

Тиздән Яңа ел бәйрәме килеп җитәр. Әлеге уңайдан мәктәптә эш башланды. Мәктәп территориясен матурлап сыннар ясап куйдык.
-
Кошларны онытмыйк! 14.12.2016

"Канатлы дусларыбызны онытмыйк!"- 2 класс укучылары кошларга эләргә җимлекләр ясап алып килделәр. Молодцы!
-
12.12.2016

1-3 сыйныф укучылары сынлы сәнгать дәресләрен бик яраталар. Бүгенге дәрестә ирекле темага рәсем ясарга кушылды. Укучылар зур кызыксыну белән эшкә тотындылар һәм бик матур рәсемнәр ясадылар. Алга таба да уңышлар телик аларга.
-
"Бәхетле очрак" 10.12.2016

Математика, физика, информатика атналыгы кысаларында 8 нче класслар өчен "Бәхетле очрак" дәресе уздырылды. Ике команда үзара ярышып бәхет өчен көрәштеләр. Дүртпочмаклар турында, мәйдан табуга мәсьәләләр чиштеләр. Шырпылар белән башваткычларга җаваплар таптылар. Кызлар командасы бик аз гына өстенлек белән малайларны җиэүгә иреште.
-
"Кисмәктәге хикмәтләр"
09.12.2016
Атналыкның 5 нче көне 9 класс укучылары белән "Кисмәктәге хикмәтләр" уен-сәгате белән дәвам итте. Әлеге дәрестә укучылар математика фәне буенча үзләренең белемнәрен күрсәтергә тырыштылар. Анда мәсьәләләр чишү дә, логик сорауларга җавап табу да, кызыклы уеннар да булды. "Авыр фән булса да, аны яратырга мөмкин",-дип нәтиҗә ясадылар.


















