МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Стартовая диагностика 28.09.2016

В рамках развития Региональной системы оценки качества образования сегодня провели стартовую диагностику обучающихся 5-го класса по математике.
-
Всероссийский Интернет - урок 27.09.2016

27 сентября 2016 г. в 11.00 состоялся Всероссийский Интернет-урок по теме «Профилактика наркомании в образовательной среде». Наши учащиеся приняли участие в этом мероприятии.
-
Сак булугыз - грипп! 23.09.2016

22 сентябрь көнне 9 нчы класс укучыларына шәфкать туташы Рәмзия апай “Гриппка каршы көрәш” темасына әңгәмә үткәрде. Укучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җаваплар алдылар
-
Көзге муллыкны җыю 21.09.2016

Мәктәбебез бакчасында көзге муллыкны җыю дәвам итә. Чөгендер, кишер өлгерде. Үзебезгә кышка җитәрлек күләмдә яшелчә әзерләдек. Инде тырышып укырга гына кирәк, Кайнар ризык янына куеп бирергә салат өчен чимал бар.
-
Мәдәни көндәлек 16.09.2016

16 нчы сентябрь көнне Иске Кырлай төп гомуми мәктәбенең башлангыч классларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылган "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды. Бу бәйрәм авыл китапханәсе һәм клубы белән берлектә оештырылды. Укучыларга көндәлек тоту кагыйдәләре аңлатылды. Кичәне башлангыч класс укытучылары Ситдикова Ф.Х. һәм Фазлиева И.В., культура хезмәткәрләре Хамзина В.А. һәм Саттарова Ә. бик мавыктыргыч итеп оештырдылар.
-
15.09.2016

"Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел" исемле ирекле акция дәвам итә. Әлеге акция кысаларында "Спортивный Татарстан" исеме астында спорт һәм физкультура - сәламәтләндерү чаралары уздырыла. Бүген 9 нчы класс укучылары 4 нче баскычка ГТО нормалары тапшырдылар. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!" девизы һәрвакыттагыча актуаль булып кала бирә. Укучылар әлеге нормаларны тырышып үтәделәр.
-
Игелеклелек аллеясы 14.09.2016

Мәктәбебездә игелеклелек кылу эшләре дәвам итә. Бүген план буенча укучылар мәктәп янында "Игелеклелек аллеясы"на нигез салдылар. 5-6 класс укучылары әлеге эшне башлап җибәрүчеләр булды: алар агач утырттылар.
-
"Әгәр син заложник булсаң..." анкета уздыру 13.09.2016

Бүген мәктәптә югары класс укучылары арасында анкета сорауларына җавап бирү уздырылды. Укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мостафина Гөлинә Галимҗан кызы җитәкчелегендә сорауларга җаваплар таптылар. Әлбәттә, һәр очрак өчен тулы җавап табып булмый. Әмма укучылар үз фикерләрен белдерә алдылар. Һәркемгә тыныч, хәвефсез тормыш итәргә язсын.
-
"Гел яхшылык телә!" 10.09.2016

Сентябрьнең 5сеннән 11 енә кадәр Татарстанда "Игелек атнасы" старт алды. Бу проектта һәрбер укучының катнаша алу мөмкинлеген исәпкә алып, безнең мәктәп укучылары да игелек кылырга ашыгалар. Мәктәбебездә "Гел яхшылык телә!" темасы астында шигырь укучылар ярышы үтте. Танылган шагыйрьләребезнең (Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин) мәрхәмәтлелек, игелеклелек, шәфкатьле булырга өндәп язган шигырьләрен сөйләделәр.
-
"Аеклык көне" 09.09.2016

Бүген республика буенча игълан ителгән "Праздник трезвости" акциясе кысаларында мәктәбебезнең 7-9 класс укучылары өчен "Аеклык көне" темасына класс сәгатьләре үткәрелде. Әлеге классларда класс җитәкчеләре укучыларны аек тормыш алып баруга пропагандаладылар. Әлеге сәгатьләрнең девизы: "Аек яшәргә кирәк!"


















