МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Барыбыз да чаңгыга! 05.01.2017

Бүген мәктәбебездә "Барыбыз да чаңгыга" акциясе үткәрелде. Укучылар физик тәрбия укытучысы Ситдиков А.Г. җитәкчелегендә чаңгыга бастылар. Саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шудылар.
-
Сынау имтиханнары... 04.01.2017

9 класс укучылары өчен каникул көннәре гадәти уку көне кебек. Алар бүген математикадан сынау имтиханы бирделәр.
-
Түгәрәкләр эше дәвам итә... 03.01.2017

Мәктәбебездә "Оста куллар" һәм башлангыч класслар өчен "Автомоделирование" түгәрәкләре эшләп килә. Әлеге түгәрәкләргә укучылар бик теләп йөриләр. Әлеге түгәрәкләрдә каникул көннәрендә дә шөгыльләнергә мөмкинлек булды.
-
Cаф һавада уеннар 29.12.2016

Балалар көтеп алган кышкы каникуллар башланды. Алар рәхәтләнеп ял итә, уйный алалар. Бүген 1-6 класс укучылары мәктәп янында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнарга җыйналды. Укучылар чанада - чаңгыда шудылар, кар атышып уйнадылар. Тирә-як балалар шат авазыннан яңгырап торды.
-
28.12.2016

Зона буенча узган профсоюз оешмалары шахмат-шашка ярышында мәктәбебездән шахмат буенча директорыбыз Гилязиев Х.Р., математика укытучысы Бәдретдинова Ф.З., шашка буенча физкультура укытучысы Ситдиков А.Г., технология укытучысы Ахметшина Г.Х. барысы да 3 урыннар яуладылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Шахмат, шашка ярышлары 28.12.2016

Бүген мәктәбебездә профсоюз оешмасының шахмат-шашка буенча зона ярышлары үткәрелде. Ярышларда Лесхоз, Апаз урта мәктәпләре, Сеҗе, Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәпләре катнашты. Җиңүчеләргә истәлекле грамоталар тапшырылды.
-
Педагогик киңәшмә 27.12.2016

Бүген укытучылар коллективы педагогик киңәшмәгә җыйналды. Киңәшмәнең көн тәртибе:
1. Икенче чирек нәтиҗәләре, өченче чиреккә бурычлар. (Мостафина Г.Г. чыгышы)
2. Класс җитәкчеләренең икенче чирек нәтиҗәләре буенча чыгышлары.
3. Төп дәүләт имтиханнарына әзерлекнең торышы. Пробный ОГЭ нәтиҗәләре. (Фән укытучылары чыгышлары)
4. Доклад "Башлангыч сыйныфларда дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруда яңа технологияләр куллану. (Әхмәтшина Г.Х. чыгышы)
-
Хуш киләсен, Яңа ел! 26.12.2016

Бүген мәктәбебездә 5-9 класс укучыларының "Хуш киләсең, Яңа ел!" исемле чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмнең төп өлешен 9 класс укучылары оештырды. Кыш бабай яңа Кар кызы сайлау өчен кастинг үткәрде. Һәр катнашучы үзенең матур сыйфатларын күрсәтергә тырышты. Ахырдан Кыш бабай иң гүзәл, иң чибәр, иң акыллы кызны Кар кызы итеп сайлап алды. Кичә матур җырлар, биюләр, уеннар белән аралаштырып барылды. Һәр катнашучы һәм тамашачы бәйрәмнән кәнагать калды.
-
Яңа ел тамашасы 24.12.2016

Бүген мәктәбебезнең башлангыч классларында чыршы бәйрәмнәре узды. Бәйрәмгә әти-әниләр, укучылар,укытучылар бик тырышып әзерләнделәр. Һәр укучы әкият герое булып киенгәннәр. Матур шигырьләр, җырлар, чыршы тирәли биюләр башкардылар. Иң сөенечлесе Кыш бабай һәр укучыга бүләк өләште. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Мәрхәмәтлелек дәресләре 23.12.2016

Бүген иртәнге тәрбия сәгатьләрендә "Мәрхәмәтлелек дәресләре" үтте. Класс җитәкчеләре укучыларга шәфкатьлелек, изгелек, бер-береңә ярдәм итү, мәрхәмәтлелек темасына сөйләделәр, видеолар күрсәтеп, укучыларны матур гамәлләр 'эшләргә өндәделәр.


















