МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
30.11.2016
Бердәм Республика Тестына әзерлекләрен тикшерү максатыннан, бүген безнең мәктәптә 9 нчы класс укучылары татар теленнән тест эшләделәр. Киләчәктә имтиханнар бирәселәре бар. Уңышлар телик аларга.
-
30.11.2016

Бүген район күләмендә СНТ (союз наследников Татарстана) председательләренең 1 нче утырышы булды.Һәр мәктәпнең дружина председателе катнашты, үзләре арасыннан район СНТ берләшмәсенең председателен сайладылар, алдагы ай өчен эш планын төзеделәр. Безнең мәктәптән Галиахметова Э.И. әлеге утырышта катнашты.
-
Әниләр бәйрәме 28.11.2016

Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбендә әниләр көненә карата бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә әниләр чакырылды. Кичә ике өлештән торды. Беренче өлештә укучылар әниләрне котлап уздылар. Ә икенче өлештә кадерлеләребез өчен ярыш - бәйге оештырылды. Алар ике команда составында "Матурлар" һәм "Чибәрләр" исеме астында ярыштылар. Уенчыларга ахырдан грамоталар бирелде. Ә кичәне педагог-организатор Ахметшина Г.Х. әзерләде.
-
24.11.2016

15 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр интернет челтәрендә Россия куләм "Разделяй с нами " дигән исем астында ЭКО конкурс узды. 9 классларда экологик дәрес күрсәтелде, башкарган эшләр буенча фотоотчёт тапшырып,мәктәбебезнең биология укытучысы Гилязиева Г.Р. диплом,ә мәктәбебез рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
23.11.2016

« Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәхнә» журналы һәм «Салават күпере» балалар журналы оештырган “ Сәйяр” Республика театр фестиваль-бәйгесен безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясадылар.Язучы Зиннур Хөснияр кул куйган Мактау Грамотасы белән бүләкләнделәр. Укучыларга иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
22.11.2016
Сегодня в школе было проведено диагностическое тестирование по иностранному языку обучающихся 4-х, 6-х, 8-х классов. Учащиеся показали свои знания по английскому языку.
-
Фотокүргәзмә
21.11.2016
Бүген киләсе Әниләр көне уңаеннан, мәктәптә план нигезендә эш башланып китте. Әлеге уңайдан классларда "Безнең әниләр" исеме астында фотокүргәзмә оештырылды. Әлеге чарада һәр укучы үзенең әнисен я рәсеме аша, я фотокарточка аша тәкъдим итте. Әни сүзе үзе үк, беркемне дә битараф калдырмый. Иң җылы хисләр, иң җылы сүзләр, иң матур теләкләр бары тик әниләргә!!!
-
Ата-аналар җыелышы
18.11.2016
Бүген мәктәптә ата- аналар җыелешы узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Полициянең участок уполномеченные Бариев М.Г. чыгышы
2. Беренче чирек йомгаклары (Мустафина Г.Г. чыгышы)
3. "Балага белем һәм тәрбия бирү" доклад. (Гилязиева Г.Р. чыгышы)
4. Төрлеләр
5. Классларда җыелышлар
6. Чыгарлышы класс укучыларының имтиханнарга әзерлеге (9 класста җыелыш)
-
День толерантности 16.11.2016

16 ноября Международный день толерантности. Не всем , может быть, знакомо это слово. И, на первый взгляд , звучит оно совершенно не понятно. Но смысл, который оно несет, очень важен для существования и развития человеческого общества. Современный культурный человек - это не только образованный человек, но человек, обладающий чувством самоуважения и уважаемый окружающими.
-
Фликерлар - безнең дусларыбыз 15.11.2016

Бүген, 15 нче ноябрь көнне, 7 – 8 класс укучылары белән “ Фликерлар – безнең дусларыбыз” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Хәбибуллина Гөлназ Галимҗан кызы укучыларга 2015 нче елның 1 июленнән гамәлгә кертелгән Закон буенча, тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр киеме өчен мәҗбүри булган якты кайтарткыч - фликерлар, аларның төрләре, әһәмияте турында сөйләде. Укучылар торак пунктлардан читтә, юл кырыеннан барганда, юл кисеп чыгу урыннарында фликерлар булу, иң беренче чиратта, куркынычсызлык өчен әһәмиятле булуын төшенделәр. “ Юлларда имин йөрегез!” дигән теләктә калып, тәрбия сәгатеннән соң укучыларга фликерлар бүләк ителде.


















