МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
"Урманнарны саклыйк!" 12.10.2016

Бүген Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч классларында "Урманнарны саклыйк!" дигән тәрбия сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгатенең максаты укучыларга Россия дәүләтенең урманнарга иң бай ил булуын аңлату. Ләкин соңгы елларда урманнарда агачлар бетә башлау сәбәпле, бу экологик катастрофага китерүен төшендерү.
-
"Оста куллар" 08.10.2016

Мәктәбебездә дәресләрдән соң төрле юнәлештәге түгәрәкләр эшчәнлек алып бара. "Оста куллар" декоратив- гамәли сәнгать түгәрәгенә йөрүче укучылар төрле дәрәҗәдәге республикакүләм һәм районкүләм конкурсларда һәрдаим катнашалар. Октябрь аенда "Көзге муллык" темасы астында эш алып барыла. Алар бөртекле ашлык культураларыннан районыбыз Гербын эшлиләр.
-
Кызыклы дәрес 07.10.2016

7 октябрь көнне 7 класс укучылары җәмгыять белеме уктучысы Хәбибуллина Г.Г. белән берлектә, Финанс грамоталылыгы онлайн-дәресләре кысаларында үткәрелгән "Биржа һәм инвестицияләү нигезләре" темасына онлайн-дәрестә катнаштылар. Дәрестән соң оештырылган бу чарада укучылар үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Әлеге дәресләр 2016 елның 15 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
-
Анкета уздыру 06.10.2016

Бүген мәктәптә 5 нче класс укучылары белән анкета эше уздырылды.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2016

Иске Кырлай мәктәбенең башлангыч класс укучылары"Иң якыннарыңны һәм туганнарыңны котла!" акциясе кысаларында Өлкәннәр көненә багышлап үз куллары белән открыткалар ясадылар һәм әби-бабаларына бүләк иттеләр.
-
Котлыйбыз! 04.10.2016

Район һәм республика ярышларына укучыларны әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен мәктәбебезнең физкультура укытучысы Ситдиков Айрат Габделнурович Арча муниципаль районы мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Тумурчылык эше 03.10.2016

Мәктәбебезнең тимурчылык отряды үзенең эшчәнлеген уңышлы дәвам итә. Укучыларыбыз ялгыз яшәүче әбиләрнең өйләренә даими барып үзләренең ярдәмнәрен күрсәтәләр. Өлкәннәр аларны сөенеп каршы алалар һәм рәхмәтләрен әйтеп калалар. "Изге эш үзегезгә игеле белән кайтсын", - ди алар.
-
Агач утырту 01.10.2016

Бүген республика күләмендә 1 нче класс укучылары белән мәктәп территориясендә миләш агачы утырту оештырылды.
-
Старт эшләре дәвам итә 30.09.2016

Бүген мәктәптә 5 нче класс укучылары өчен рус теленнән Бөтенроссия күләмендә старт эше уздырылды.
-
"Яхшылык яшәртә, көч бирә" 29.09.2016

Мәктәбебездә 7 класс укучылары катнашында “Яхшылык яшәртә, көч бирә” исемле класстан тыш чара үткәрелде. Укучылар яхшылык төшенчәсенә аңлатма бирде. Һәркайсы үзенчәлекле фикер йөртте. “ Безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-берсенә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләрдә. Яхшылык беркайчан да онытылмый. Якын кешеңнең рухи яктан күңелен күтәрү, авыр минутларда аның хәлен аңларга тырышу бик мөһим. Яхшылык эшләгән кеше якын кешесен яшәртергә, аңа рухи яктан көч бирергә мөмкин. Кояш кешеләр өчен гел яхшылык кына эшләгән кебек, кешеләр дә бер-берсенә карата яхшы гамәлләр генә кылсыннар иде “ – дигән теләкләкләрен әйттеләр.


















