МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Әти-әниләр җыелышы 14.09.2017

Бүген мәктәптә әти-әниләр җыелышы үткәрелде.
Җыелышның көн тәртибе:
1. Туклану режимы, меню белән таныштыру.
2. Сәламәтлекне ныгыту максатыннан прививкалар кирәклеген аңлату.
3.Уку елына куелган бурыч һәм максатлар белән таныштыру.
-
12.09.2017

Бүген 8-9 класс укучылары белән очрашуга Казан шәһәре Мәшгульлек үзәгеннән психолог Биккинеева Диляра Равхатовна килде. Ул профориентация буенча аңлату эшләре алып барды.
-
Юлда булсаң - бул өлгер! 07.09.2017

Бүген мәктәпкә укучылар белән очрашуга Казан шәһәреннән ГИБДД майоры Шарафиев Динар Рифатович килде. Ул юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшү алып барды. Юлларда һәрчак игътибарлы булыгыз, юл кагыйдәләрен төгәл үтәгез, кечкенәдән үк юл билгеләрен өйрәнегез дип чакырды. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган очракта төрле күңелсез хәлләр килеп чыгуы турында мультфильм күрсәтте. Очрашу ахырында һәр балага яктырткыч ленталар бүләк итте.
-
1 cентябрь- Белем бәйрәме 01.09.2017

Исәнме, мәктәп, исәнме!
Без сине сагынып беттек.
Сентябрь ае җиткәнен
Түземсезләнеп көттек.
-
Чәчәк күргәзмәләре 27.08.2017

-
Ярминкәләр гөрли.... 26.08.2017

-
Бездә кунак бар. 21.06.2017

Бүген лагерыбызга Арча янгын сүндерү бүлегеннән янгын сүндерүчеләр кунакка килде. Алар балаларга янгынның зыяны, аңа китерүче сәбәпләрне кабат аңлаттылар, үзләренә кунакка чакырдылар.
-
Лагерь Сабантуе. 21.06.2017

Бүген лагерьнын соңгы эш көне. Бүген без Сабантуй бәйрәме үткәрдек. Балалар кашыкка йомырка куеп йөгерделәр, таяк тартыштылар, бүләкләр кисеп алдылар, чүлмәк ваттылар, концерт куйдылар. Лагерьның соңгы көне бик күңелле узды.
-
"Мистер лагерь" конкурсы 18.06.2017

Бүген егетләр арасында "Мистер лагерь" конкурсы үткәрелде. Егетләр үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, тизлеккә, җитезлеккә биремнәр үтәделәр, кызларга багышлап җырлар җырладылар. Молодцы егетләр, берегез дә сынатмадыгыз. Мистер лагерь исеменә 3 класс укучысы Сибгатуллин Адель лаек булды. Котлыйбыз аны!
-
"Лагерь чибәре" конкурсы 16.06.2017

Бүген лагерьдә кызлар арасында "Лагерь чибәре" конкурсы уздырдык. Кызлар матур итеп үзләре белән таныштырдылар, һөнәрләрен күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр. Егетләр кызларыбыз чыгышларын алкышларга күмделәр.


















