МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Туган тел көне 21.02.2017

Бүген - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә "Без татарлар. Туган телебез - татар теле!" исемле әдәби кичә үткәрелде. Кичәнең максаты: туган телебез белән горурлану һәм милли хисләр тәрбияләү, патриотик рух булдыру. Укучылар талантлы язучыларыбызның туган телебезгә багышланган шигырьләрен сөйләделәр. Ана телебезнең татар теле булуын яшь буын аңлап үсәргә тиеш. Шуңа күрә бүгенге кичәдә яңгыраган җырларда сүз татар теле, туган як турында булды. Халкыбызның гимнын "Туган тел" җырын аеруча матур итеп җырладылар. Бәйрәм кичәсеннән алган дулкынландыргыч мизгелләр күпләрнең йөрәгендә озак сакланыр.
-
19 февраль – Халыкара китлар көне 20.02.2017

Китларны саклау буенча Халыкара комиссия 1982 елда коммерция нигезендә китларны аулау промыселына һәм кит итен дөнья буйлап сатуга мораторий керткән була. Әлеге мораторий 1986 елда гамәлгә керә. Экологлар әлеге көнне океаннарда һәм диңгезләрдә тереклек итүче барлык имезүче хайваннарны саклау көне дип саный. Әлеге көн уңаеннан 5 класста класс сәгате уздырылды. Укучылар китлар тормышы, аларның файдалары турында кызыклы фактлар белделәр.
-
Шигырь конкурсы 20.02.2017

Бүген безнең мәктәптә “ Туган тел” айлыгы кысаларында, Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку конкурсы үткәрелде. Укучылар Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да исән калган, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур телебездә герой шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, бик күп әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Ярыш булгач, берәү җиңә, берәүләр җиңелә. Ярыш тәмам. Әмма киләчәктә аның китаплары әле күп тапкырлар хөрмәт белән кулга алыныр. Тормыш авырлыклары белән очрашканда, әледән - әле аның шигъри юлларына мөрәҗәгать ителер, һәр кешене рухи яктан баетыр.
-
17.02.2017

Продолжается работа в рамках месячника по гражданско-патриотическому воспитанию. Обучающиеся 1-4 классов готовят поздравительные открытки ко Дню защитника Отечества. А обучающиеся 5-9 классов принимают активное участие в конкурсе рисунков на тему: "Мы не хотим войны!"
-
Муса Җәлил - балаларның яраткан шагыйре 16.02.2017

Әзәк башлангыч мәктәбендә М.Җәлилнең 111 еллыгы уңаеннан" Муса абый - балаларның яраткан шагыйре" темасына кичә үткәрелде. Анда балалар М.Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар.
-
" Авылдашыбыз Шәйдуллин Лотфулла - герой -шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше" 15.02.2017

Февраль ае мәктәбебездә хәрби - патриотик ай дип игълан ителде. Әлеге айлык кысаларында укучылар белән план нигезендә эш алып барыла. 15 нче февраль көнне, Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, укучылар белән берлектә тарих укытучысы Хәбибуллина Г.Г. башкарган эзләнү эшен йомгаклап, " Авылдашыбыз Шәйдуллин Лотфулла - герой -шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше" дигән темага зур кичә үткәрелде. Әлеге кичәдә Шәйдуллин Лотфулла абыйның Иске Кырлай авылында гомер итүче кызы Шакирова Миннебикә апа да катнашты. Муса Җәлилләр әзерләп чыгарган баш күтәрүче 825 нче батальон составында булган - легионер авылдашыбызны зурлап искә алдык. Курку белмәс батырларның һәрберсенә туган иле, туган йорты, гаиләсе, балалары рухи көч биреп торгандыр. Алар татар халкының намусы һәм горурлыгы.Алар барысы да сәяси яктан тулысынча акланырга тиеш дип уйлыйбыз. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү безнең, исәннәрнең, изге бурычы.
-
15 февраль - Муса Җәлил туган көн 15.02.2017

15 февраль герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан, 1 - 4 класс укучылары белән китапханәче Ахметзянова Г.Х. "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..." темасына кичә үткәрде. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары белән таныштылар. Балаларга багышлап язылган шигырьләрне яттан сөйләделәр.
-
Парламент дәресе 14.02.2017

Бүген, 14 нче февраль көнне, 7- 9 класс укучылары белән берлектә " Татарстан 2030: мой вклад в будущее республики" темасы астында Парламент дәресе - 2017 үткәрелде. Парламент дәресендә Район Советы депутаты Гыйлаҗетдинова Айсинә Рәфкать кызы катнашты. Җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллина Гөлназ Галимҗан кызы укучыларны дәүләт парламентаризмы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының хакимият органнары белән таныштырды. Аннан соң укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тыңладылар. Киләчәктә республика үсеше өчен ныклы нигез - ныклы белемнәр дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
Профсоюз членнары арасында чаңгыярыш 14.02.2017

Бүген, көн буранлы булуга да карамастан, мәгариф идарәсе профсоюз членнары арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Ярышларда безнең мәктәбебезнең чаңгычылары- Ситдиков А.Г., Гилязиев Х.Р., Ахметзянова Г.Х., Гилязутдинова А.Р. эстафета ярышында 1 урынга лаек булдылар. Укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз, эшләрендә зур уңышлар телибез! Сез молодцы!!!
-
"Туган тел көннәре" 13.02.2017

Безнең мәктәптә “Туган тел көннәре” кысаларында “Шигырь сөйлим туган телемдә” дигән әдәби кичә үткәрелде. Укучылар танылган шагыйрьләребезнең туган тел турында шигырьләрен сөйләделәр. Туган телебезгә мәдхия җырладылар.


















