МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Ф. Яруллин. Шәхес, язучы, Тәрбияче.
09.02.2018
Бүген мәктәбебездә Фәнис Яруллинның туган көне уңаеннан, яраткан язучыбызны искә алып , “Фәнис Яруллин. Шәхес. Язучы. Тәрбияче” исемле әдәби кичә уздырылды.
Корыч ихтыярлы, олы җанлы, көчле рухлы язучыларыбызның берсе – Муса Җәлил һәм Г. Тукай исемендәге премияләр лауреаты Фәнис Яруллинның- хөрмәтле язучыбызның тәрҗемәи хәле белән тагын бер кат таныштык. Аның күпкырлы шәхес- шагыйрь, прозаик, журналист һәм драматург өлкәсендәге иҗатын барладык. Укучылар язучының бик күп әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар. “Язмышларга буйсынмас җанлы” шагыйрьнең китапларын әле күп тапкырлар хөрмәт белән кулга алырбыз. Иҗаты да, тормыш юлы да аның чын шәхес икәнлеген күрсәтә. Һәр әсәре көчле тәрбия үрнәге. “ Язмыш синең тез астыңа китереп сукса, егылмас өчен ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа, күбек булып өскә күтәрелмә - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңы күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төш. Түземнәр генә бәхеткә лаек.” – дип яза Ф. Яруллин үзенең “Җилкәннәр җилдә сынала” дигән әсәрендә. Без дә шушындый язучыларыбыз үрнәгендә көчле рухлы булырга, телебезне, милләтебезне саклап яшәргә тиешбез. Менә шундый уйлар, матур теләкләр , күңелдәге иң изге хисләребез белән үткәрдек без мәктәптә яраткан язучыбызның туган көнен.
-
Ф. Яруллин. Шәхес, язучы, Тәрбияче. 09.02.2018

-
Фәнил Гәрәфиев истәлегенә чаңгы ярышы 27.01.2018

Бүген мәктәбебездә традициягә әйләнеп баручы Фәнил Гәрәфиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары үткәрелде. Чаңгы ярышынында районыбызның 18 мәктәбеннән 116 укучы катнашты. Ярышлар 4 яшь категориясендә үткәрелде. Төп мәктәпләр арасында безнең мәктәбебез чаңгычылары 1 урынны яуладылар. Чаңгычыларны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
"Без төрле- без бергә" 24.01.2018

Бүген мәктәбебездә "Без төрле-без бергә" исеме астында дуслык дәресләре үтте. Бу чарада укучыларга шәхеснең милләтенә, теленә, гражданлык позициясенә, тарихы, мәдәнияте, диненә карата ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш икәне искәртелде.
-
18.01.2018

-
“Шиһабеддин Мәрҗани – татар халкының мөхтәрәм заты” 16.01.2018

-
“11 январь – Бөтендөнья рәхмәт әйтү көне” 11.01.2018

-
Каникуллар 25.12.2017

Бүгеннән кышкы каникуллар башланды. Укучыларыбызның күңелле һәм файдалы ял итүләрен һәм яңа көчләр туплап укырга килүләрен көтеп калабыз.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 23.12.2017

Бүген мәктәбебездә 1-4 класс укучылары катнашында "Хуш киләсең, Яңа ел!" бәйрәме үткәрелде. Кичәгә кунак булып куян балалары, төлке, шүрәле, явыз убырлы - карчык һ.б. әкият геройлары килделәр. Ә иң көтелгән кунак, әлбәттә, инде "Кыш бабай һәм Кар кызы булдылар. Балалар чыршы тирәли уеннар уйнадылар, җыр-биюләр башкардылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Подари чудо! 22.12.2017

Сегодня в школе была проведена акция «Подари чудо» . Участники отряда посетили магазин в селе Старый Кырлай. Рассказали посетителям об акции, попросили их оказать посильную помощь в приготовлении новогоднего подарка для детей с ограниченными возможностями. После того все вместе доставили подарок в школу и вручили его мальчику в новогодней елке.


















